Логотип Идель
Яңалыклар

Уку белән эшне бергә алып баручы студентлар (Сораштыру)

Билгеле булганча, Татарстан студентларының 61 проценты укуны эш белән бергә алып бара. Өстәвенә, һәр дүртенче көн тулы эшли. Бары тик 26 проценты гына шул ук белгечлек буенча эшли.

Хәзерге студентлар уку белән эшне бергә алып барырга ияләнгән инде. Көннең яртысын укып уздырсалар, кичкә эшләренә ашыгалар. Әйе, аларны да аңларга була: матур киенергә, ашарга, вак-төяк әйберләрне алырга акча кирәк. Ләкин студентлар боларның барысына да ничек өлгерә соң? Татарстанда күпме студент эшли, ә ничә проценты укып кына да тук яши икән? 

Бу сорауга җавапны без HeadHunter үткәргән сораштыруда таба алабыз.  Алар, тәҗрибә өчен, 16 гыйнвардан 22 гыйнварга кадәр студентлардан сораштыру уздырганнар. Анда барлыгы  2050 кеше катнашкан.  

Татарстан студентларының 61 проценты укуны эш белән бергә алып бара икән. Бары тик 26 проценты гына шул ук белгечлек буенча эшлиләр. Очракларның яртысында (52 процент) студентларның эше һөнәр белән бәйле түгел. Респондентларның 16 проценты укуын тәмамлагач, хәзер эшли торган компаниядә калырга ниятли.

​​​​​Сораштыруда күренгәнчә, студентлар уку белән эшне бергә алып барырга күнеккән инде. Хәзер исә бу күренеш һәрберебезгә гадәти булып тоела инде. Шулай да, "Укуымны тәмамлагач, эшләрмен әле", - диючеләр дә бар. 

Фото: pixabay.com

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: Студентлар Уку һәм эш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев