Логотип Идель
Яңалыклар

Студентлар инфекция бүлекләрендә эшлиме?

Медицина уку йортлары студентларын мобилизацияләү турындагы приказ 110 укучыга кагыла. Алар – дәвалау факультетының 5нче курс студентлары.

Хәзерге вазгыятьтә Татарстанда калган чит ил студентлары язмышы белән кызыксындык. Хөкүмәт йортында узган матбугат чарасында президентның матбугат үзәге җитәкчесе Лилия Галимова әйтүенчә, медицина уку йортлары студентларын мобилизацияләү турындагы приказ 110 укучыга кагыла. Алар – дәвалау факультетының 5нче курс студентлары. Уку программасы буенча әлеге укучылар хастаханә табибының ярдәмчесе буларак практика узарга тиеш.


Әлеге 110 студент төрле медицина оешмаларына урнаштырылган. Аларның берсе дә практиканы инфекцион бүлекләрдә үтми.


Гомуми статистикага күз салсак, бүген 615 студент Татарстанның төрле медицина оешмаларында эшли. Әлеге укучылар пандемиягә кадәр үк мөстәкыйль рәвештә практика узу максатыннан урнашканнар. 256 сы – медицина оешмаларында, 228е – волонтерлар, 22се – Роспотребнадзорга булыша һәм башкалар. Бу студентлар үзләренең теләкләре белән медицина оешмаларына урнашкан дип хәбәр итә Министрлар кабинеты.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: карантин, пандемия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев