Логотип Идель
Яңалыклар

Студентлар һәм мәктәп укучыларын театрга җәлеп итәләр

Тинчурин театры мәктәп укучылары һәм студентлар арасында яңа проект эшли башлавы турында хәбәр итә.

Тинчурин театры мәктәп укучылары һәм студентлар арасында яңа проект эшли башлавы турында хәбәр итә. Ай дәвамында үсмерләргә һәм яшьләргә Пушкин картасы белән Рәшид Заһидуллинның "Без - 41 ел балалары" һәм Туфан Имаметдиновның "Асылкош" спектаклен карау мөмкинлеге бирелә.

Бу ай кысаларында Тинчурин театры үзенең спектакльләрен Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарында да күрсәтергә планлаштыра. Театр музеена экскурсияләр дә планлаштырыла. Пушкин картасы - студентларга, укучыларга сәнгать белән танышу өчен бик яхшы мөмкинлек. Һәм аны дөрес куллана белү бик мөһим. 

Шушы айлык кысаларында балалар көне дә оештырылачак. 27 мартта - Бөтендөнья театр көнендә - Туфан Имаметдиновның «Асылкош» спектакле күрсәтеләчәк. Спектакль алдыннан танылган татар дизайнеры Наҗия Галимованың мастер-классы да оештырылачак. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев