-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Студентлар очрашуы: Кайчан? Кайда?
Гомернең иң якты мизгеле - яшьлек. Һәркем үзенең студент чагын сагынып искә аладыр. Мизгелләрне хәтердә калдыру максатыннан, алай гына да түгел, чит төбәкләрдән килгән ватандаш-студентларны, яңа җирдә җиңелрәк адаптацияләшсен, Казан шәһәре һәм татар шәһәр яшьләре берләшмәләре белән таныштыру өчен Бөтен дөнья татар яшьләре форумы студентлар белән очрашу уздыра.
Чара ике өлештән торачак: Уникс сәхнәсендә TED форматында кыска мотивацион чыгышлар көтелә. Шунда ук форум белән якыннанрак танышу, "Ачык университет", "Татарча Википедия", сәнгать юнәлешендә эшли торган проектлар белән дә очрашу каралган. Программмада "Калеб" берләшмәсе, заманча татар музыкасын иҗат итүчеләр YUMMY MUSIC PRODUCTION чыгышы да бар.
Икенче өлешне Илгиз Шәйхразиев һәм "Taraf" төркеме татар альтернатив музыкасы дәвам итәчәк. Кыскасы, очрашу гадәти фикер алышуга һәм күңел ачуга корылган.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз