Логотип Идель
Яңалыклар

Студентлар очрашуы: татар теле, университет, Алтайга сәяхәт

Без туган телебезне үстерү максатыннан берәр нәрсә эшлибезме? Урамда, дуслар янында, кибеттә, гомумән, үзара татар телендә аралашабызмы? Авылдан шәһәргә килгәч, урысча сүзләр кыстырып сөйләшүчеләр ул – без түгелме?!

Без туган телебезне үстерү максатыннан берәр нәрсә эшлибезме? Урамда, дуслар янында, кибеттә, гомумән, үзара татар телендә аралашабызмы? Авылдан шәһәргә килгәч, урысча сүзләр кыстырып сөйләшүчеләр ул – без түгелме?!
Җавап бик җиңел – без. Кызык өчен генә сорыйм әле: берәрегезнең бөтен җирдә дә саф татар телендә сөйләшкәне бармы? Әллә инде без аны өй бусагасыннан кергәч кенә исебезгә төшерәбезме?! Бер мисал. Даруханә яисә кибеткә кергәч,  бик сирәк кеше генә “Исәнмесез!” - дип эндәшә. Иптәшләре арасында татарча әзрәк белгән татарлар(!) белән дә “Әйдә, мин сиңа татарча өйрәтәм” - димибез бит. “Да, кстати...” - дип дәвам итәбез. Нишләп шул вакытта татар телен саклау проблемасы алга килеп басмый, ә берәр митинг яисә әдәби-мәдәни чарада галим, язучылар телне саклау әһәмиятлеге турында сөйләгәндә йөрәк урнашкан бер урын әллә нишләп куя икән? Чара дигәннән...


Кичә “Уникс”ның бер мең урынлы залы татар яшьләре белән тулды. Арттырып әйтәм, тула язды.  “Студентлар очрашуы”(ТАТАРЧА MEET-UP) чарасына Татарстаннан гына түгел, Башкортстан республикасы, Урта Азия, Кытай, Европадан килүчеләр бар иде. Очрашуның төп максаты итеп  чит төбәкләрдән килгән ватандаш-студентларны, яңа җирдә җиңелрәк адаптацияләшсен өчен, Казан шәһәре һәм татар шәһәр яшьләре берләшмәләре белән таныштыру билгеләнгән иде. Шуңа күрә барыбызның да игътибары милләштәләребезгә юнәлде. Сүз уңаеннан, бирегә килгән яшьләр шундый күп иде, хәтта журналистлар белән әңгәмә вакытында сүзләр аңлашылмады. Шуңа да карамастан, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимованың әлеге студентларны шушы проектлар аша укытып, үстереп, киләчәктә үзләренең милли кадрлар итеп күрергә теләвен аңлап калдык.

Мотивация – Алтайга сәяхәт

Чараның беренче өлеше мотивацион чыгышлардан торды. Ленария Мөслимова Марста татар яшьләре булмавын исбатласа, филолог Эльза Нәбиуллина татар теленең модада булуын, татар КВН лигасы мөхәррире Руслан Харисов татарларның нигә көлгәнен, "Сәләт" клубы президенты Тимерхан Шәйхетдинов татарча язарга кирәклеген, блогер Айнур Әхмәтов татарлар өчен Маслоу пирамидасы, продюсер Ильяс Гафаров татар музыкаль лабораториясенең заманчалыгын, ә Райнур Хәсәнов җиңел генә миллионер булу серләре турында сөйләде.
Кызык темалар. Өстәвенә, татарча. Шушы чарадан кайтуга ук “Ачык университет”ка языласы, Бөтен дөнья татар яшьләре оешмасына керәсе, татар теле үсешенә өлеш кертәсе килде. ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның чыгышы аеруча мотивация өстәде дияр идем. Никтер ул сәхнәгә чыгуга, рәсми сөйләм, статистика һәм терминнар көткән идем. Ә ул яшьләр белән бер дулкында булуын сизеп, барысын да безнең караштан күреп, “яшь спикер” буларак сөйләде. “Мин сезне татар милләте, татар бренды турында сөйләшергә чакырдым” - дигән сүзеннән соң, залдан чыгып барган яшьләр дә кире борылып керделәр. Ул яшьләрне уртак чатларга “урнаштырып”, киләчәктә бергә булырга чакырды. Аннары соң үзенең көн тәртибе белән дә таныштырды. Кыскасы, аның ярты көне – юлда уза икән. Ә бит ул сәяхәт итеп түгел, татарларны барлап, җыеп йөри! Ул ничә сәгать самолетта очуын сөйләгәндә, телефонына шалтыратып “Мине дә алыгыз әле!” - диясе килде. Яшьләр алдында шундый гадәти очрашу сагындырган икән. Сүз уңаеннан, студентлар очрашуы мондый форматта беренче тапкыр уздырыла. Бәлки шуңа күрә барысы да заманча һәм яңа булып тоелгандыр?! Әйтергә онытканмын, очрашу барышында студентларга бирем эшләттеләр. Кыскасы, инстаграм аккаунтына сорау куеп, шуңа дөрес җавап биргән кешегә Алтайга сәяхәт бәхете тәтеде. Кызганыч, мин чараның ахырына кадәр кала алмадым. Шуңа күрә ул бәхетле кешенең Алтайда төшкән фотоларын тиздән инстаграмда күрербез!  Ә башка бүләкләргә килгәндә, җыр сүзләрен дәвам иткән өчен “Мин татарча сөйләшәм” толстовкасын бирделәр. (Толстовка арзан түгел, шуңа күрә аны җиңгән Алабуга кызына әфәрин!)

Татарча сөйләшмәсәк тә, җырлыйбыз

Икенче өлештә студент халкын концерт программасы көтте. Концертка калган дусларым әйтүенчә, Илгиз Шәйхрәзиев һәм "Taraf" төркеме студентларны татар альтернатив музыкасы белән таныштырган. Татарча сөйләшмәгән яшьләр дә кушылып җырлаган. Шәп бит?! Гадәттә татар җырларын, телен танытуда Elvin Greyның өлеше зур дип саныйлар. Әнә бит – безнең яшьләребез дә бар!
“Студентлар очрашуы” яшьләргә бик кирәкле чара диеп саныйм. Беренчедән, барысы да татар телендә: җыр, бизнес, лекторий, фән... Ә икенчедән, киләчәктә яңа проектлар булдырырга менә дигән мөмкинлек. Ә өченчедән исә, татар халкы әйтмешли, “Бер күрешү – үзе бер гомер”. Татар яшьләре белән ешрак күрешик!

Фотолар: татар-информ

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: мин татарча сөйләшәм студентлар очрашуы Бөтендөнья татар яшьләре форумы, очрашу Казан, студентлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев