-
Россиядә беренче тапкыр «Иң яхшы туган тел укытучысы» бәйгесе узачак Конкурс төбәк һәм федераль (йомгаклау) этапларда уздырылачак. Йомгаклау этабы Ставрополь краенда үткәреләчәк. Йомгаклау этабында катнашу өчен Россия Федерациясенең һәр субъектыннан бу елның региональ этабында җиңүче булган бер конкурсант җибәрелә.
-
Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне бетергән Роспотребнадзор ковидка каршы барлык чикләүләрне алган. Битлек кию, төнге сәгатьләрдә кафе-рестораннарның эшләвен тыю кебек әйберләр узганда кала, дигән сүз.
-
Россиядә ату коралы сатып алу яшен арттырдылар 29 нчы июньнән Россиядә «Корал турында»гы федераль законга үзгәрешләр үз көченә керде. Хәзер илдә яшәүчеләр утлы корал сатып алу хокукын бары тик 21 яшь тулгач кына ала алачак.
-
Кремль яр буенда туңдырма фестивале башлана Салкын десертларны бөтен ил, шул исәптән Татарстан, җитештерүчеләре тәкъдим итәчәк.
-
КФУның «Татар теле, әдәбияты һәм рус теле» дигән яңа программасына 25 бюджет урыны бирелгән 20 июньдә югары уку йортларына беренче курска укырга керү өчен документлар кабул итү кампаниясе башланып китте.
-
"Яңа дулкын" ютуб-каналында Илдар Кыямов башкаруында "Янбикә" җыры "Яңа дулкын" ютуб-каналында яңа җыр урнаштырылды. "Янбикә" җырын телевидение алып баручысы, нәфис сүз остасы Илдар Кыямов башкара.
-
Ренат Әюпов "Йосыф" кыйссасы турында: "Бер-береңне ишетү өчен бераз тынлык кирәк" Кариев театры сәхнәсендә “Йосыф” кыйссасы тәкъдим ителәчәк. Шул рәвешле Яшь тамашачылар театры татар халкының яраткан китабына яңача караш ташларга чакыра.
-
«UenFest» җиңүчеләре “СОЧИ ПАРК”ка юллама отты! Бүген Казан Кирмәне балаларның тавышыннан гөрләп торды. Биредә алар өчен төрле уеннар, чаралар оештырылды.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
СТУДЕНТЛАР – СТУДЕНТЛАРГА
“LIGA FORUM” белем бирү форумына гаризалар бирү кампаниясе старт алды. Студентлар өчен “ТР Студентлар лигасы” оештыра торган форум быел җиденче мәртәбә Биләр тыюлыгы территориясендә узачак. Быел ул өч сменада 15 августтан алып 31 августка кадәр дәвам итәчәк.
Беренче смена (15-19 август) “PROFESSIONAL” исемен йөртә: ул һөнәри белем бирү оешмалары студентлары өчен каралган, икенче “UNIVERSITIES” (21-25 август) сменасы, исеменнән күренгәнчә, югары уку йортлары студентларын берләштерәчәк. Өченче смена (27-31 август) исә ике категориягә дә караган студентлар берләшмәләрен көтә. Форумда барлыгы ике меңнән студент кайнаячак.
“LIGA FORUM”да катнашучыларның күбесе Татарстан Республикасыннан булыр дип көтелсә дә, форум эшенә башка регионнарда укучы студентларны да чакыралар. Былтыр, мисал өчен, форумда Россиянең 39 регионыннан килгән яшьләр катнашкан.
Студентларга бик эчтәлекле, актив эшчәнлеккә басым ясалган программа әзерләнгән: фән өлкәсендә кыю адымнар ясау яшьләр дә, проектлар өлкәсендә эш алып баручылар да, спорт белән шөгыльләнүчеләр, медиа өлкәсендә кайнаучылар һ.б. – барысы да үзенә кызыклы трек – юнәлешне табачак, дип белгертте “ТР Студентлар лигасы”.
“ТР Студентлар лигасы”ның башка масштаблы проектларына килгәндә, 16 майдан алып 13 июньгә кадәр Татарстан студентларының икенче съезды серияләре оештырылыр дип көтелә. Быел алар Татарстанның җиде шәһәрендә – Яр Чаллы, Әлмәт, Алабуга, Түбән Кама, Бөгелмә, Яшел Үзән, Лениногорск шәһәрләрендә узачак. Алар нәтиҗәсендә студентлар дөньясының актуаль мәсьләләре турында фикер алышу планлаштырыла, шулай ук студентлар берләшмәләренең шәһәрләрдәге вәкилләре сайланачак.
“Бу проектлар студентлар тарафыннан студентлар өчен эшләнелә. Нәкъ менә шундый синтез вакытында гына тыгыз элемтәләр корыла, очкын һәм чараларда үзенә күрә бер романтика барлыкка килә”, – ди “ТР Студентлар лигасы” президенты Руфат Кыямов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз