Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    Студентларга - 27 мең сум стипендия!!!

    Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов студентларга, аспирантларга, курсантларга махсус дәүләт стипендиясе билгеләү турында карарны имзалады. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.

    Реклама

    Бишкә генә укыган, олимпиадаларда призер һәм җиңүче булган 90 кеше махсус түләү алачак. Әлеге стипендияне КФУ, КНИТУ-КХТИ, КНИТУ-КАИ, КДМУ, Казан танк училищесы һәм башка уку йортлары студентларына бирәчәкләр.

    Стипендия күләме аспирантлар өчен 33 мең сумнан артык, югары уку йорты студентлары һәм курсантлар өчен 27 мең сумнан артык, урта махсус уку йорты укучылары өчен 16 мең сумнан артык була, диелгән "Татар-информ" китергән әлеге хәбәрдә.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Хәтер
    • Сезнең өчен уйныйбыз!
    • Наркотикларсыз тормыш
    • "Чтобы получить субсидию - убедись в отсутствии налоговой задолженности"
    • Занятость
    • Милли проект
    • Языл һәм телевизор, скутер от!
    • Твой ход!
    • Әйдәгез хатлар языйк!
    • "Бессмертный полк онлайн"