Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      2842
      0
      6

    СТУДЕНТЛАРГА 500 МЕҢ СУМ СТИПЕНДИЯ БИРЕЛЕРМЕ?

    Россиядә студентлар өчен махсус банк счетлары барлыкка килергә мөмкин. Бу счетка, студент укырга кергәннән соң, 500 мең сумга кадәр акча күчереләчәк. Студентлар капиталы турындагы проектны Россия Дәүләт Думасы депутаты Федот Тумусов тәкъдим итте. РИА Новости сайты шул хакта язды.

    Укырга кергәндә һәр студент исеменә махсус банк счеты булдырыла. «Счетка югары белем бирү йорты студентлары өчен 500 мең сум һәм урта һөнәри белем бирү оешмасы студентлары өчен 250 мең сум күләмендә акча күчереләчәк», — дип әйтелә проектта.

    Федот Тумусов проектны шушы арада РФ Министрлар кабинетына тәкдим итә. Бу инициатива Россиядә «Мәгариф турында» федераль законга өстәмә булачак.

    Проект кабул ителгән очракта, счетлар беренче тапкыр югары белем алучы көндезге бүлек студентларына ачыла. Студент капиталына бушлай һәм түләүле бүлекләрдә укучы студентлар дәгъва кыла ала. Акча студентларга уку йортын тәмамлап, диплом алгач кына биреләчәк. Капиталны торак арендалау, шәһәр эчендә йөрү яки шәхси эшеңне ачу өчен кулланырга була. 

    Проект буенча түләүләрне РФ Хөкүмәте башкарачак. Бу проектның максаты — укып бетергән студентларга тормыш башлар өчен ярдәм итү. Шул рәвешле, яшь белгечләрнең илебезгә дә, үзләренә дә максималь файда китерерлек яңа эшкә урнашу мөмкинлеге булачак», — диелә басмада. 

    Чыганак: tatar-inform.tatar

    Реклама

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Кышкы язылу өчен бүләк от!
    • ӘДӘБИ СУД. ИДЕЛ.
    • "Единый налоговый платеж"
    • «ИДЕЛ»НЕҢ ИҢ МАТУР ТЫШЛЫГЫ!
    • ИДЕЛ. ЯШЬЛӘР ШУРАСЫ
    • КАЛЕБ. ЯҢА ДУЛКЫН
    • "Платим налоги - создаем будущее сегодня! "
    • Kazan digital week
    • Потребуй чек! Проверь чек!
    • Милли китап һәм көйләр