Логотип Идель
Яңалыклар

Студентларга акчаларын кире кайтаралар...?

“Ректорат һәм студентлар белән элемтәдә проблемалар юк. Без килеп туган хәлне яхшы аңлыйбыз һәм бу юнәлештә эшлибез. Бу республиканың барлык вузларына да кагыла”, — диде Салават Сәгыйтов.

Хәзер коронавирус таралу куркынычы белән бәйле рәвештә күпчелек студентлар авылларына кайтып китте. Ә бу шәһәрдә тулай тораклар бушап калды дигән сүз. Башкортстан республикасында студентларга акчаларын кире кайтарырга уйлыйлар икән. Бу хакта  "Өмет" газетасы хәбәр итә. 

Башкортстан вузлары ректорлары берлеге рәисе Салават Сәгыйтов республикада студентларга тулай торак өчен түләүләрне яңадан исәпләячәкләр, дип белдерде. Кыскасы, тулай тораклар өчен взносларның калган өлешен алдагы елга, студентлар укырга килгәч, күчерәчәкләр.

“Ректорат һәм студентлар белән элемтәдә проблемалар юк. Без килеп туган хәлне яхшы аңлыйбыз һәм бу юнәлештә эшлибез. Бу республиканың барлык вузларына да кагыла”, — диде Салават Сәгыйтов.

Татарстанда мондый карар кабул ителерме? Районнарда (авылда) дистанцион рәвештә укучылар шактый бит...

фото: пиксабай

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: дистанцион уку, тулай торак, студентлар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев