-
ФАТИРНИК: «ИДЕЛ» ДУСЛАРЫН ҖЫЯ «Идел» яшьләр журналы апрель саны дөнья күрү уңаеннан дусларын җыя. Яшьләр белән бер дулкында яшәүче журналның апрель саны авторларның төрлеге, язма геройларының кыю фикерле булуы белән аерылып тора.
-
«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең быелгы үзенчәлеге нидә? «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты елдагыча 26 апрельдә 16.00 сәгатьтә Казанның Бауман урамында узачак. Шулай итеп, быелгы акциягә нәтиҗәләр ясалачак.
-
«Tamga» режиссерлар лабораториясе эскизларын тәкъдим итү программасы Режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темалар кузгатачак: балалар һәм өлкәннәр арасындагы упкын, аны китереп чыгарган комплекслар һәм җавапсызлык, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары...
-
Казахстан башкаласында Тукай урамы барлыкка киләчәк Бу хакта дәүләт башлыгы Татарстан Президенты белән очрашуда белдергән.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
-
КҮЗӘТҮ: КАЗАН БИТ БУШ ТҮГЕЛ! Казандагы рухи азыктан көч-куәт, ышаныч һәм өмет җыючы бер татар баласы буларак язам.
-
«Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестиваленең суперфиналы бара Быел фестивальдә Мәскәү, Пермь, Нефтекамск, Южноуральск, Әстерхан, Ижау, шулай ук Израиль вәкилләре дә катнаша.
-
ТР Вице-премьеры Альберт Кәримов: "Республика Президенты "Безнең заман" фестивален тиешле дәрәҗәдә үткәрергә бурыч куйды" Видеоконференция форматында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре башлыклары катнашты.
Стюардесса булып эшләгән, Чаллы кызын кем үтерүе билгеле
Мәскәү тикшерүчеләре 23 яшьлек стюардесса Альбина Мөхәммәтҗанованы буып үтергән кешене тапканнар. Ул Мәскәүдә яшәүче 25 яшьлек Никита Денин исемле егет булып чыга. Мондый адымга бару сәбәбен ул көнләшүдән дип аңлаткан. «Кичен матур гына утырдык, бар да яхшы булды. Төнлә сөйгәнемнең телефонын ачып карарга булдым һәм анда аның чит егетләр белән язышканын белдем. Ачуымны баса алмыйча, аңа ташландым һәм үз-үземне белештермичә, буып үтергәнмен», — дип ачыктан-ачык сөйләп биргән ул. Егет кулга алынган һәм әлегә сорау алу, тикшерү эшләре бара. Исегезгә төшерәбез, Яр Чаллы кызы Альбина Мөхәммәтҗанованың үле гәүдәсен 10 июль көнне иртән Мәскәүнең «Внуково-Вилладж» кунакханәсендә табалар. Монда ул егет белән урнашкан. Тикшерүчеләр фаразлавынча, бергә кергән егет аны буып үтергән. Кунакханә хезмәткәрләре әйтүенчә, ул номерда яшәүне тагын бер көнгә озайткан да, тыныч кына чыгып киткән. Кызның гәүдәсен кунакханә җыештыручысы икенче көнне иртән сәгать 7.30 кереп таба. Ул киенгән килеш ваннада яткан була. Альбина — Яр Чаллы кызы. Балачактан ук стюардесса булырга хыялланган. Башта медицина колледжын тәмамлый, соңрак, бортпроводник курсын тәмамлап, яраткан һөнәре буенча эшкә урнашкан. Башта Казанда эшләгән, соңрак Мәскәүгә күченеп киткән. Биредәге авиакомпаниядә ул нибары 3 ай эшләп өлгергән.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз