-
ВИДЕО: Мәчеткә татар телен өйрәнергә кемнәр йөри? ТР Диния нәзарәте инициативасы белән республиканың кайбер мәчетләрендә татар телен өйрәнү курслары эшләп килә. Кемнәр йөри мәчеткә татар телен өйрәнергә?
-
26 апрель кая барырга: чаралар исемлеге Туган тел көне һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан уздырылачак һәм уздырылган чаралар турында сөйләштеләр.
-
Тукай иҗатының сәнгатьтә гәүдәләнеше турында дискуссия 2021 елның 23 апрелендә 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Г. Тукай һәм аның иҗаты нәфис сәнгатьләрдә» дигән темага ачык дискуссия үткәреләчәк.
-
РЕСПУБЛИКА ИФТАРЫ БЫЕЛ 5 мең КЕШЕНЕ ҖЫЯЧАК Татарстан мөселманнары Казанда Россиядә иң танылган ифтар-мәҗлесләренең берсе – IX республикакүләм ифтарга 11 маенда җыелачак.
-
Ике нәни улын үтергән ата... Ике нәни баланы үтерү турында җинаять эше ачылган.
-
Беренче очрашкан кичтә үк егете кызны үтергән... Хатынны үтерүдә шикләнеп биредә яшәүче 35 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар.
-
Яшь татар рәссамы Руслан Ибраһим язучы Нурихан Фәттахның өендә нишләп йөри? Боларны һәм тагын 20 сорауга җавапны бу видеодан белә алырсыз.
-
Алла сакласын! Операция вакытында өч табиб яман шешне өч сәгать дәвамында тотып торган... 55 см зурлыктагы яман шешне алу өчен, хирургларга зур көч таләп ителә.
Суган белән кишерне, кыяр белән укропны бер түтәлгә утыртыгыз

Теплицагызда тузганак үсеп чыкса, йолкып атарга ашыкмагыз. Ул помидорны тиз өлгертә торган этилен бүлеп чыгара - бу турыда күпләр белмидер шәт.
Кыяр укроп белән янәшә яхшырак үсә.
Кыярга суны сибеп кенә калмагыз, өстенә дә бөркегез.
Суык көндә кыяр үсә торган теплицага кайнар су тутырылган чиләкләр куегыз. Эссе көндә, киресенчә, салкын сулы чиләкләр куеп торыгыз.
Кыяр үтәли җил һәм температураның кискен үзгәрүен яратмый.
Петунияләр яңгырдан зыян күрсә, Эпин препараты сибегез. 100 грамм суга 2 тамчы исәбеннән.
Петуниянең кипкән, шиңгән яфракларын гел алып торыгыз.
Помидор, борыч, баклажан утыртасы чокырчыкка берәр төймә Глиокладин (микробиологик препарат) салыгыз. Ул бактерияләрдән һәм гөмбәчек авыруларыннан саклый.
Суган белән кишерне бер түтәлгә утыртыгыз. Алар бер-берләрен корткычлардан саклый.
Теплицагызда тузганак үсеп чыкса, йолкып атарга ашыкмагыз. Ул помидорны тиз өлгертә торган этилен бүлеп чыгара.
Помидорны иртә утыртып, салкыннар тору сәбәпле аларны ачык туфракка күчереп утырту җае булмаса, чүлмәкләренә туфрак сибеп торыгыз. Ул өстәмә тамыр җибәреп торганда, сабагы үсми торачак.
Борчак суыкка чыдам, шуңа да аны иртә чәчәргә курыкмагыз. Җәй буе борчак уңышы алыр өчен, аны ун көн саен чәчеп торыгыз.
Чыганак: Шәһри Казан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз