Логотип Идель
Яңалыклар

«Сугыш хатын-кыз өчен түгел...» проекты игълан ителде

«Сугыш хатын-кыз өчен түгел...» («У войны не женское лицо…») проекты 2020 елның 1 февраленнән 2021 елның 2 октябренә кадәр өч этапта гамәлгә ашырыла. Әлеге проект кысаларында сугыш чорында хатын-кызларның батырлыгын данлаган чаралар үткәреләчәк, парламентта һәм башкарма хакимият органнарында эшләүче хатын-кызлар сугышта катнашкан хатын-кызлар, фронтовик толлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларының өйләренә барып, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк.

Бүген Татарстан Дәүләт Советында «Сугыш хатын-кыз өчен түгел...» («У войны не женское лицо…» - проект атамасы әлегә тикшерелә, үзгәрергә дә мөмкин) дигән республикакүләм социаль-гуманитар проектына старт игълан ителде.

Проектны хатын-кыз депутатларның «Мәрхәмәт-Милосердие» берләшмәсе оештыра. Катнашучылар арасында профильле министрлыклар, Дәүләт Советы каршында эшли торган Яшьләр парламенты, иҗтимагый оешмалар бар.
Яңа проект Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аның төп максаты – Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тылда хезмәт куйган хатын-кызларның, сугыш чоры балаларының батырлыгы турында хәтерне саклау.
Яңа проектны тәкъдим итү утырышын Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлар оешмасы рәисе Татьяна Ларионова алып барды. Ул хәзерге вакытта Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм аларга тиңләштерелгән 458 хатын-кызның исән булуын искәртте. Җыелышта катнашучыларны язмышларына Бөек Ватан сугышы кагылып узган, инде өлкән яшьтәге кунаклар: камалыштагы  Ленинградта яшәгән Розалия Гуревич һәм Татьяна Бондаренко; концлагерьларның элекке балигъ булмаган тоткыннары Зинаида Антошкина, Лариса Кулагина, Елена Преснякова, Зәйтүнә Хөсәенова белән таныштырды. Соңгысы, Зәйтүнә Борһан кызына, фашист тоткынлыгында туып, аның барлык михнәтләрен татып, исән калырга насыйп булган...
«Сугыш хатын-кыз өчен түгел...» проектын тәкъдим итү утырышында башлап ТР Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады. Сугыш чорына эләккән хатын-кызлар турында сөйләгәндә, Фәрит Хәйруллович аларның фронтка китеп Ватанны саклавын да, исән калып, кайткач, илне төзекләндерүгә үз фидакяр хезмәте белән зур өлеш кертүен дә атап үтте. Шулай ук ул сугышта катнашучы, тыл хезмәтчәннәре, фронтовик толларына кадер-хөрмәтне алар исән чагында, менә хәзер күрсәтеп калырга кирәклеген ассызыклады. Сугыш ветераннары арабызда көннән-көн кими. “Без барыбыз да бу дөньяда вакытлыча гына. Килер бер көн, бөтен республикабыз белән иң соңгы фронтовикны да соңгы юлга озатырга туры киләчәк әле безгә”, - диде Ф. Мөхәммәтшин. Ветераннар һәм сугыш белән бәйле барлык кешеләрнең алар үзләре исән чагында истәлекләрен яздырып алу, бастыру, яшь буынны тәрбияләүдә файдалану мөһим. Хәтерне мәңгеләштерү чараларында, кадер-хөрмәт һәм кайгырту күрсәтүдә төрле дәрәҗәдәге хатын-кыз депутатлар ихластан һәм актив катнашачагына ышаныч белдерде парламент рәисе.


Яңа проектны тәкъдим итүдә шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, «Бердәм Русия» партиясенең Татарстан бүлеге сәркәтибе урынбасары Римма Ратникова, камалыштагы Ленинградта яшәгән һәм сугышта катнашкан Розалия Гуревич, Яшел Үзән районы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Эльза Кадникова, Буа районы хатын-кыз депутатлары берләшмәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Булатова, ТР  Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һ.б. чыгыш ясады.
«Сугыш хатын-кыз өчен түгел...» («У войны не женское лицо…») проекты 2020 елның 1 февраленнән 2021 елның 2 октябренә кадәр өч этапта гамәлгә ашырыла.  Әлеге проект кысаларында сугыш чорында хатын-кызларның батырлыгын данлаган чаралар үткәреләчәк, парламентта һәм башкарма хакимият органнарында эшләүче хатын-кызлар сугышта катнашкан хатын-кызлар, фронтовик толлары, тыл хезмәтчәннәре, сугыш чоры балаларының өйләренә барып, аларга кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк. Моннан тыш, «Хөрмәтле ветераныбыз» акциясе дәвам ителәчәк, фотокүргәзмәләр, балалар иҗат эшләре конкурслары уздырылачак, гаилә архивлары материаллары муниципаль һәм дәүләт архивларына тапшырылачак.

Фото: tatar-inform.ru

«Идел» журналы 16+

Теги: ТР Дәүләт Советы,проект, сугыш хатын кыз йөзле түгел Социально-гуманитарный проект У войны не женское лицо

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев