Сугыш турында иң тыныч фильм...
Кариев театрында «Калеб» яңа буын җыены Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча төшерелгән «Без — 41 ел балалары» фильмын карауны оештырды. Дискуссия мәйданы кысаларында тамашачылар иҗат төркеме белән танышып, татар язучысы әсәре һәм кино хакында фикер алышты.
Кариев театрында «Калеб» яңа буын җыены Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча төшерелгән «Без — 41 ел балалары» фильмын карауны оештырды. Дискуссия мәйданы кысаларында тамашачылар иҗат төркеме белән танышып, татар язучысы әсәре һәм кино хакында фикер алышты.
"Әниегезне тыңлагыз!" — дигән сүзләр белән башланып китә аклы-каралы фильм. Әйтергә кирәк, ул рус субтитрлары белән бара. Тамашачы педагогика училищесында укый торган балаларның тормышын күзәтә. Төп геройлар киләчәктә менә дигән укытучылар булырга тиеш дип, рус теле, рәсем, биология һәм география дәресләрен укый. Кинода дуслык, мәхәббәт һәм, әлбәттә, сугыш темалары ачыла.
«Татаркино» дәүләт бюджет учреждениесе директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова әйткәнчә, Мәскәүдә аның иҗат җимешен бик җылы итеп кабул иткәннәр, һәм бер тәнкыйтче кызыклы фикере белән уртаклашкан. "Бу сугыш турында иң тыныч фильм", дип белдергән.
Чыннан да, кинода сугыш темасы гадәттәгечә күтәрелми. Бернинди атышсыз, кансыз, бары тик ачлык, ятим калган балалар һәм иң мөһиме — геройларның истәлекләре аша булган хәлне күз алдыңа китерәсең. Моны соңыннан күп кенә тамашачылар да билгеләп үтте. Аларның кайберләре иҗат төркеменә мактау һәм рәхмәт сүзләрен белдереп, тәнкыйть итүгә күчте. Ягъни, алар аяк киемгә, өйдәге татар чигүле әйберләр аз күрсәтелгәнгә, тәрәзәләр шул вакытка туры килмәгәнгә игътибар итте. Әле, җитмәсә, бер тамашачы ни өчен педагогика училещесында Сталин портреты күрсәтелмәгән иде дип сорау бирде. Татарстанның атказанган артисты, киноның директоры Ирек Хафизов фикере буенча, эшләгәндә, кимчелекләр булмыйча кала алмый.
Күренекле татар язучысы повесте буенча төшерелгән “Без — 41 ел балалары” киносының идеясе һәм аның башлангычы турында продюсер Миләүшә Айтуганова болай дип сөйләп китте:
— Бу минем әллә кайчангы хыялым иде. Телевидениядә эшләгәндә, безнең план бар иде: татар әдипләренең әсәрләре буенча 10 фильм төшерергә. Мөхәммәт Мәһдиевнең повесте нәкъ шул исемлектә иде. Бу очраклы гына түгел, чөнки, минемчә, ул шундый оста язучы — хәтта бу әсәре белән дә ул Язучылар союзына кергән. Шуңа күрә аны экранлаштыру өчен бернинди сорау да тумады. Әлбәттә, аның дәүләт программасына керүенә без бик шатландык.
Алга таба залда утыручы студентларга, укучыларга һәм булачак актерларга кастингка әзерлек буенча киңәшләр дә яңгырап китте:
— Янәдән “Татаркино”да кастинг булачак, — ди Ирек Хафизов. — Әмирхан Еники әсәрләренә нигезләнеп фильм төшереләчәк. Без кастингның беренче турында катнашырга теләүче кешеләрне карыйбыз, соңыннан ошаганнарны чакырып, аларга текстлар биреп эшлибез. Әгәр дә бик килешеп бетмәсә, эзләү дәвам итә.
Татар җырчысы, радио һәм телевидениедә тапшырулар алып баручы Зөлфәт Зиннуров шулай ук кастингта “блат” дигән әйбернең булмавы турында һәм барысы да тигез шартта булганын раслады. “Бөтен кеше белән бер рәттә чират торып, үземнең санны алып, текст ятлап кердем. Имтихан тоттым”, — ди ул.
Өч ай дәвамында әзерләнгән һәм якынча ике атна эчендә төшерелгән кино тамашачыны битараф калдырмады. Залда капма-каршы утыручы яклар арасында чын полемика алып барылды. Иҗат төркеме, актерлар белән булган сорауларга җавап биреп, фильмның “эчке кухня”сы һәм прокаттагы язмышы турында фикер алышты.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев