Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив

    СУПЕР-ФИНАЛИСТНЫ 1 МИЛЛИОН СУМ КҮЛӘМЕНДӘ ТӨП БҮЛӘК КӨТӘ

    «Яңа моң» Халыкара бәйгесенә гаризалар кабул итү төгәлләнгән. Бәйгегә 7 илдән барлыгы 800 гариза килгән. Алар арасыннан 50 иң яхшы кандидатны сайлап алып, Уфага чакырачаклар, дип яза «Башинформ» агентлыгы проектның җитәкчесе Элвин Грейга (Радик Юльякшин) сылтама белән.

    Супер-финалистны 1 миллион сум күләмендә төп бүләк көтә. Музыкаль проект Башкортстан Башлыгының 30 миллион сум күләмендәге грантына гамәлгә ашырыла.

    Бәйге Башкортстан башкаласында март аеннан майга кадәр дәвам итәчәк. Барлыгы 16 телепрограмма әзерләнәчәк, аларны төбәк һәм федераль каналларда трансляцияләү күздә тотыла.

    Реклама

    Бәйгедә рус, башкорт һәм инглиз телләрендәге җыр белән 18-35 яшьлек башкаручылар катнаша ала. Шоуда Россия, милли һәм чит ил эстрадасы җырчылары, башкаручылары һәм композиторлары була. Катнашучылар белән Россиянең иң яхшы белгечләре эшләячәк, дип вәгъдә итә оештыручылар.

    чыганак: Татар-информ

    фото: инстаграм

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Проверь чек!"
    • 3-НДФЛ - 1
    • ТӘРТИП
    • ИДЕЛ. ГЫЙНВАР САНЫН УКЫЙБЫЗ.
    • "Отмена ЕНВД. Что делать?"
    • ИДЕЛ, ДЕКАБРЬ. ЭЧТӘЛЕК
    • ЯЗЫЛЫРГА ӨЛГЕРЕГЕЗ!
    • ӘДӘБИ МАРАФОН. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • БЕЛЕМ ҖӘҮҺӘРЛӘРЕ. ФОТОРЕПОРТАЖ
    • ПОЛИЦИОНЕР. ТИНЧУРИН ТЕАТРЫ