-
«ИДЕЛ»ДӘН ӨР-ЯҢА ПРОЕКТ - «ТУФАН САМАВЫРЫ»! “Туфан самавыры” - “Идел” журналының өр яңа проекты. Инстаграм битләрендә һәр атна саен туры эфирда алып барылачак.
-
ИСЛАМ ФИНАНСЛАРЫ БУЕНЧА email-курслар УЗАЧАК Татарстан Республикасы инвестицион үсеш агентлыгы һәм Россия ислам институты 5 февральдән башланып китәчәк яңартылган “Ислам буенча финанс белеме 3.0” email-курслары ачылачагы хакында хәбәр итә.
-
БҮГЕН ТАТАРСТАН ТЕРРИТОРИЯСЕНДӘ ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНУЫ КӨТЕЛӘ Төнлә республика буенча урыны белән томан төшәчәк.
-
БЫЕЛ ТАТАРСТАНДА БЕРЕНЧЕ ТАПКЫР "ПАНОРАМА" КИНОФЕСТИВАЛЕ УЗАЧАК Татарстанда туган телләр айлыгы башланып китте.
-
Исерек 3 кешенең гомерен өзгән Исерек водитель гаебен таныган. Ләкин...
-
ЗИНИРА РАМАЗАНОВА ТОРМЫШЫН НӘРСӘДӘН БАШКА КҮЗ АЛДЫНА КИТЕРМИ? Бүген популяр җырчы Зинира Рамазанованың туган көне!
-
Идәнгә төшкән пилмәнне кәстрүлгә салып укучыларга ашаткан Хәзер ашханәгә яңа хезмәткәр эзлиләр.
-
АВАРИЯДӘ ДҮРТ АЙЛЫК БАЛА ҮЛГӘН... Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәгә барып җитмичә дә үлгән.
Суытачак. Җылы киемнәрегезне ташламагыз!

Бу атнада Татарстан башкаласында аномаль эссе көннәрне салкыннар алмаштырачак. Шулай ук яңгырлар да башланачак.
Профессор, география фәннәре докторы, КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы мөдире Юрий Переведенцев «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр иткән.
«РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 16 майдан эссе көннәр чигенәчәк, һава торышы акрынлап климатик нормага кайтачак. Пәнҗешәмбе көнне Казанда температура +21, җомга +18, шимбә +16, якшәмбе +14 градус тәшкил итәчәк. Шулай ук яңгырлар көтелә», - диде ул.
Юрий Переведенцев билгеләп үткәнчә, бу салкынайту түгел, ә һава температурасының климатик нормага кире кайтуы дигән сүз. Бу көннәрдә Казанда тәүлеклек уртача температура +13 градуска тигез.
«Һава торышы безнең якларга көньяктан, Каспий диңгезеннән циклон якынлашуга бәйле рәвештә үзгәрәчәк. Урыны белән кыска вакытлы явым-төшемнәр көтелә. РФ Гидрометеоүзәге фаразлавынча, 22 майга кадәр шәһәрдә тәүлеклек уртача температура +15 градус тирәсе тәшкил итәчәк», - дип искәртте Юрий Переведенцев.
Казанда соңгы ике көндә майның беренче яртысында абсолют температура рекорды куелган. Бүген шәһәрдә шулай ук аномаль эссе һава торышы көтелә. 11 майда Казанда 1875 елдан башлап бүгенге көнгә кадәрге метеокүзәтүләр тарихында температура рекорды (+32 градус) куелды.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз