Логотип Идель
Эксклюзив

“Сөясеңме, сөймисеңме?...”: һәр кеше үзенекен күрә

7 декабрьдә “Һөнәр” XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында Галиасгар Камал театрының Кече сәхнәсендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры тарафыннан  “Сөясеңме, сөймисеңме?...” трагикомедиясе куелды. 

7 декабрьдә “Һөнәр” XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале кысаларында Галиасгар Камал театрының Кече сәхнәсендә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры тарафыннан  “Сөясеңме, сөймисеңме?...” трагикомедиясе куелды. 

Спектакльнең режиссеры Илсур Казакбаев драманың үзенчәлеген саклап, тамашачыга җиткерә алды. Чөнки тамаша, чыннан да, комедиягә корылган трагедия. Хисләрнең тизләтелгән рәвештә үсүе, алмашынуы тамашачыларның игътибарын тулысынча яулап алды. 

Хис-кичерешләрнең үзгәрүе дигәннән... Монда актерларның сәләте дә зур роль уйный. Вакыйга Габдулла (Хафиз Хамматуллин ) белән Фатыймага (Рәзилә Муллина) бәйле үрелеп бара. Төп геройларның яшь вакытындагы тормышларын күрсәткән Динара Акматова һәм Илдар Халиков картларның әлеге яшәешләренә ничек килеп җитүләренә анализ ясап барган кебек. 

Спектакльдә минем өчен иң кызыклысы - Кәҗә (Рөстәм Зиннуров) белән Чеби (Диләрә Кәримуллина) рольләре иде. Бу геройлар вакыйгаларның үзгәрешен, хис-кичерешләрнең үсүен җөпләп, аңлатып бару өчен кирәк. Алар һәрбер пәрдәне, һәрбер эпизодны шәрехләп барган кебек. Әмма алар спектакльдә башка символик образларны да гәүдәләндерәләр. Мөгезле кәҗә, мәсәлән, караңгылык яклы, тормышны үзең ничек телисең, шулай яшәргә кирәк дигән фикерне өскә күтәрә. Ягъни тормышның шомлы һәм гөнаһлы ягын яклый. Ә чебеш, киресенчә, ап-актан киенгән, яхшылыкны әйдәүче образ. Әмма ул өйдә картлык көнендә генә туа. Бу үзе үк геройларның тормышы языклы, бәхетсез булуын сурәтли.

Әйе, бу трагикомедия мәхәббәт темасын күтәрә. Әмма минем өчен кешеләрнең үлемгә мөнәсәбәте идеясе калкып чыкты. Чөнки Габдулла үз гомерен озынайту өчен нинди генә чара эзләргә маташмый. Йөгерә, курка, эзләнә - үлемнән кача. Ә хатыны... Фатыйма ирен яратканга эзләнә, аңа булыша. Ә үзенә әҗәл вакыты җиткәч карышмыйча, шулай булырга тиешле кебек кабул итә. Ләкин спектакльдә башка темалар да күтәрелә. Һәр кеше нинди дә булса аерым, үзенә генә кагылган проблеманы күрә. Шушыдыр инде спектакль куелышының уңышы.

Исегезгә төшерәбез, “Һөнәр”  XIV Бөтенроссия яшь режиссура фестивале 5 декабрьдә старт алды. Фестивальгә Камал театрында 2009 елда ук нигез салынган иде. “Һөнәр” яшь актерларга, режиссерларга үсәргә, профессиональ яктан камилләшергә зур мөмкинлек бирә. Бәлки шуңадыр да бу фестиваль дәвамлы һәм географик яктан үсеш алв. Фестивале  11 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Бу көннәрдә Г.Кариев, Г. Камал, Казан дәүләт яшь тамашачылар театры һ.б. театрларда төрле спектакльләр куелачак. 

 

 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев