Логотип Идель
Яңалыклар

СӘЙДӘШ ОБРАЗЫ СӘНГАТЬТӘ

Татарстан Республикасы Милли музеенда композитор Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган “Сәнгатьтә Сәйдәш образы” күргәзмәсе 3-16 декабрь көннәрендә узачак.

Татарстан Республикасы Милли музеенда композитор Салих Сәйдәшевнең 120 еллыгына багышланган “Сәнгатьтә Сәйдәш образы” күргәзмәсе 3-16 декабрь көннәрендә узачак.

Күргәзмәдәге экспонатлар арасында Салих Сәйдәшевның рәссам Р.Вахитов, В.К.Федоров, Ф.Михайлов, Э. Я.Зарипов, Г.Д.Мелентьев, Н.А.Смирнов, И.С.Айдаров, К.А.Нәфыйков, З.Ф.Гыймаев иҗат иткән портретлары куелган.

Быел беренче тапкыр С.Сәйдәшевнең 1951 елда исән вакытында рәссам А.Х.Вәлиәхмәтов иҗат иткән автографлы бердәнбер портреты тәкъдим ителәчәк. Күргәзмәдә Б.Урманче һәм М.Гасыймов сыннары да тәкъдим ителәчәк.

Бөек композитор Казанда 1900 елның 3 декабрендә туа. Композиторның таланты бала вакытта ук билгеле була, ул биш яшеннән гармунда уйный, унбер яшеннән фортепиано буенча татар халык музыканты Заһидулла Яруллиннан дәресләр ала. 15 яшендә Сәйдәшев Казан музыка училищесына укырга керә. Мәскәү консерваториясендә татар операсы студиясендә композиция сыйныфында укый. 1939 елда Татарстан композиторлар берлегенә нигез салынган көннән үк, аның әгъзасы итеп сайлана.
    
Нәкъ шул ук, 1939 елда Салих Җамалетдин улы Сәйдәшевка совет музыка сәнгате алдындагы казанышлары өчен «ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе», ә 1951 елда «ТАССРның халык артисты» дигән мактаулы исем бирелә. Композитор 1954 елның 16 декабрендә бакыйлыкка күчә.

Салих Сәйдәшев иҗаты күпмилләтле совет музыкасының иң якты сәхифәләренең берсе, татар халкының рухи үсешендә мөһим тарихи чор булып тора. Сәйдәшев профессиональ татар классик инструменталь музыкасына, татарлар арасында профессиональ хор җырына, уникаль театр жанрына – музыкаль драмага нигез салучы.

Композиторның Салих Сәйдәшевнең «Кызыл Армия маршы» (1929 ел), Кәрим Тинчуринның «Зәңгәр шәл» (1927 ел), Таҗи Гыйззәт пьесасы буенча куелган «Наемщик» (1928 ел) спектакльләренә язылган музыкалары тамашачыга яхшы таныш.

1993 елның 25 июнендә Казанда музыкант яшәгән йортта Салих Сәйдәшев исемендәге музей ачыла. Республикада Дәүләт Зур концертлар залы, Казанның 17нче номерлы балалар музыка мәктәбе, «Сәйдәш» мәдәни үзәге, Казанда Вахитов районындагы урам һәм Биектау районының Ибрә авылында урнашкан музей Салих сәйдәшев исемен йөртә.

Казанда 2005 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты бинасы каршындагы мәйданда бөек композитор С.Сәйдәшев истәлегенә һәйкәл куелды.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев