Логотип Идель
Яңалыклар

"Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивале үз эшен башлап җибәрде

Фестивальгә республикабыз мәктәпләреннән барлыгы 246 эш кабул ителде. Бу көннәрдә мәртәбәле жюри  дистанцион рәвештә килгән эшләрне  мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныфлар, 5-8 һәм 9-11 сыйныфларга бүлеп тикшерде.

Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестивале үз эшен башлап җибәрде. Фестивальне Татарстан Республикасының Мәгариф һәм Фән министрлыгы, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, “ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыятенең ​ “Сәхнә”, “Салават күпере” журналлары редакцияләре оештырды.

Фестивальгә республикабыз мәктәпләреннән барлыгы 246 эш кабул ителде. Бу көннәрдә мәртәбәле жюри  дистанцион рәвештә килгән эшләрне  мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-4 сыйныфлар, 5-8 һәм 9-11 сыйныфларга бүлеп тикшерде. 25 ноябрьгә кадәр, фестивальнең жюри әгъзалары, иҗади эшләр белән танышу максаты белән, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләренә юл тотты. 21 ноябрь – Яр Чаллы татар дәүләт драма театры, 22 ноябрь – Буа дәүләт драма театры, 23 ноябрь – Әтнә татар дәүләт драма театры, 24 ноябрь көнне –Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры, 25 ноябрьдә исә Әлмәт татар драма театрларында жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләячәкләр.

5 декабрь көнне, Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театры бинасында, “Сәйяр” балалар һәм яшүсмерләр театрлары республика фестиваленең бүләкләү, бәйрәм тантанасы узачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев