-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
Сыйныфташларына һәм укытучысына пистолет белән янаган егетнең мотивлары җавапсыз мәхәббәт булып чыккан
Кичә иртән Казанның 7нче гимназиясендә өлкән сыйныф укучысы, пычак һәм пневматик пистолет белән коралланып, 12 укучыны һәм рус әдәбияты укытучысын корал белән янап сыйныфтан чыгармый тоткан.17 яшьлек егетне бер сәгатьтән азрак вакыт эчендә тоткарлаганнар. Нәтиҗәдә, берәү дә физик зыян күрмәгән.
Сыйныфташлары әйтүенә караганда, егет яхшы гаиләдән, укуда да проблемалары юк. Ә бу гамәленең сәбәбе сыйныфташлары арасындагы кызга җавапсыз мәхәббәте белән бәйле булырга мөмкин. Еш кына кыз егеттән көлеп, аны куркак дип атаган булган, - диләр укучылар. Шул рәвешле егет үзенең батырлыгын һәм кәттә булуын күрсәтергә теләгән имеш. Әлегә бу версия дә тикшерелә.
Әлеге укучыга карата җинаять эше кузгатылган дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының матбугат хезмәте. «Әлеге факт буенча законсыз рәвештә иректән мәхрүм итү турында җинаять эше кузгатылды. Тикшерүчеләр әлеге хәлне өйрәнә, тикшерү кысаларында мәктәп администрациясе гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк. Учреждениедә куркынычсызлык тәэмин ителмәгән», – дип хәбәр ителә Россия Тикшерү комитетының рәсми сайтында. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә,
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз