-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Чаллыда йөртүчесе үлгән машина алты машинаны бәрдергән «Мерседес» шоферыннан тыш, зыян күрүче булмаган.
-
СТРЕСС БЕЛӘН КӨРӘШҮ ЫСУЛЛАРЫ Бу вакытта адәм баласы үз-үзен эчтән ашый, гел тискәре уйлый, үз-үзеннән һәм якыннарыннан шикләнә башлый. Стресс организм өчен бары тик тискәре йогынты ясый. Күп кенә авырлуарның нигезендә стресс ятканын да һәркем белә.
-
«Проза» һәм «Әдәби тәрҗемә» номинацияләре буенча Шәриф Камал исемендәге әдәби премия булдырылды Шәриф Камал айлыгы гыйнвар-февраль аенда әле дәвам итәчәк һәм аның туган көнендә – 27 февральдә төгәлләнәчәк.
-
«ТЕШ - ОРГАНИЗМ КӨЗГЕСЕ» - табиб киңәшләре Табиб киңәшләрен укыйк әле, бик файдалы!
Таҗетдин Ялчыгол турында яңа китап тәкъдим ителә
«Шәхесләребез» сериясендә «Таҗетдин Ялчыгол» дигән яңа китап дөнья күрде. Аны мәшһүр татар галименә багышлап «Җыен» фонды нәшер иткән. Җыентыкта Таҗетдин Ялчыголның кайбер әсәрләре, аның турында мәкаләләр, документлар, фотосурәтләр урын алган.
Милли зыялыларыбыз, мәшһүр шәхесләребез һәм алар эшчәнлегеннән ераграк торган бүгенге замана кешесе: “Кем соң ул Таҗетдин Ялчыгол?” дип сорарга да мөмкин.
Таҗетдин Ялчыгол (1768 —1838) – күренекле татар мәгърифәтчесе, галим, тарихчы, язучы, табиб, дин әһеле. Татар мәдрәсәләрендә озак еллар балалар укыткан, китапларга аңлатмалар язган, шигъри парчалар калдырган, хәтта медицинага багышланган әсәрләр иҗат иткән, халык арасында табиблек белән шөгыльләнгән Таҗетдин Ялчыгол XVIII йөз азагы әдәбият тарихында билгеле урын били. Аның иң мәшһүр әсәрләре арасында борынгы төрки шагыйрь Суфи Аллаһияр иҗатына шәрехләмәләр: «Рисаләи Газизә» һәм «Шәрхе «Сөбател-гаҗизин», шулай ук «Тәварихы Болгария», «Сидрател-мөнтәһа» кебек тәрбияви, дидактик, дини-әхлакый, тарихи әсәрләр бар. Җәмгысе унбишләп әсәре, шул исәптән, үзенең оригиналь шигырьләре дә булуы билгеле.
Таҗетдин Ялчыгол шәхесе һәм аңа багышланган китап турында күбрәк белергә теләгән кешеләр бүген, 24 майда 14.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында (Казан шәһәре, Кремль урамы, 33 йорт) тәкъдим итү кичәсенә килә ала.
Китапны җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү кичәсендә аны басмага әзерләгән төзүчеләр Рөстәм Галиуллин һәм Ирек Һадиев, иҗат төркеме, галимнәр, мәгариф, мәдәният, дин әһелләре, язучылар, журналистлар, китап сөючеләр һәм Таҗетдин Ялчыголның нәсел дәвамчылары катнашуы көтелә, дип хәбәр итә ТР Милли китапханәсе. Шулай ук китапханәнең Зур уку залы фойесында мәгърифәтченең китапханә фондларында сакланган кулъязма һәм басма китапларыннан торган һәм аның бай иҗади эшчәнлеген яктырткан «Табышмаклы гомер иясе» дигән күргәзмә белән дә танышырга мөмкин булачак.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз