Логотип Идель
Яңалыклар

ТАГЫН 4 ИЛГӘ ОЧЫП БУЛАЧАК

Россия сентябрьдә тагын дүрт ил белән авиаэлемтәне яңартачак.

Россия сентябрьдә тагын дүрт ил белән авиаэлемтәне яңартачак. Бу турыда коронавируска каршы көрәш буенча оператив штабка сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

21 сентябрьдән янә Казахстан, Кыргызстан һәм Беларусь юнәләшенә рейсларны яңарту көтелә. 27 сентябрьдән Көньяк Кореяга рейслар гамәлгә ашырыла башлаячак, диделәр оператив штабта.

Халыкара авиаэлемтәләрне 1 августтан яңарта башладылар. Ул вакытта Лондон, Истанбул һәм Танзания юнәлешенә даими рейслар ачылды. 10 августта Төркия-Анталья, Даламан һәм Бодрум курорт төбәкләренә туры очышлар башланды.

15 августтан Швейцария белән даими авиаэлемтә ачылды, әмма анда яшәү өчен рөхсәте булган кешеләр генә бара ала. 3 сентябрьдә Мисырга һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә, шулай ук Мальдивка очышларны яңарту турында игълан ителде.

Коронавирус пандемиясе сәбәпле, авиаэлемтәләр туктатылып торганнан соң Казанннан беренче халыкара рейс 21 августта башкарылган.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев