Логотип Идель
Яңалыклар

Тагын бер татар җырчысы концертыннан эвакуация

Илназ җырын тәмамлагач, бинадан чыгарга кушалар.Тамашачы ашыга-ашыга урамга юнәлгән вакытта, алып баручылар процессны контрольдә тота. Паникага урын куймый.

Казанда 25 декабрь көнне җырчы Илназ Сафиуллинның УНИКС концертлар залында узган концерты вакытында ашыгыч эвакуация булган. Моңа кадәр УНИКСта узган Данир Сабиров концертын эвакуацияләүләре турында инде язган идек.

Илназ җырын тәмамлагач, бинадан чыгарга кушалар.Тамашачы ашыга-ашыга урамга юнәлгән вакытта алып баручылар процессны контрольдә тота. Паникага урын куймый. Тиздән тамашачыларга урыннарына кире кайтырга рөхсәт итәләр. Әлегә эвакуацияләнүнең сәбәбе хәбәр ителми.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев