Логотип Идель
Яңалыклар

ТАГЫН ИКЕ ҮЛЕМ...

Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән.

 Татарстан Республикасында коронавирус инфекциясеннән тагын ике үлем очрагы теркәлгән. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Үлүчеләрнең берсе — 1938 елда туган. Аны 23 июньдә Тукай хастаханәсенә алып киләләр. Пациентта авыр формада коронавирус авыруы, шулай ук ике яклы пневмония булуы ачыклана. Аның хәле эндокрин системасы авырулары булуы аркасында начарлана. Пациент 15 июльдә вафат була.

Шулай ук 1951 елда туган пациент Чаллы хастаханәсенә 17 июльдә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуына шикләнеп хастаханәгә салына. Тикшерү үткәч, ир-атта пневмония булуы, шулай ук хроник авыруларының кискенләшүе ачыклана. Пациент үпкәләрне ясалма вентиляцияләү аппаратына тоташтырылган һәм 21 июльдә вафат булган.

Һәр очракта үлем сәбәбе патолог-анатомик экспертизадан соң билгеләнгән. «Вирусның булуы ачыкланган. Туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диде Лилия Галимова.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев