Логотип Идель
Яңалыклар

ТАГЫН ӨЧ КЕШЕ КОРОНАВИРУСТАН ВАФАТ БУЛА...

Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды.

Татарстанның тагын өч кешесе Covid-19 коронавирусы корбаны булды. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстанда коронавирус инфекциясеннән өч үлем очрагы расланды», – диделәр министрлыкта.

Аерым алганда, 1944 елда туган ир-ат вафат булган. Ул ике яклы пневмониядән катлауланган коронавирус белән хастаханәгә салына. Ир-ат хроник авырулардан җәфа чиккән.

Covid вирусының тагын бер корбаны - 1949 елда туган ир-ат хастаханәдән тыш пневмония белән йогышлы авырулар госпиталенә керә. Аның шулай ук хроник авырулары булган.

1957 елда туган ир-ат та хастаханәдән тыш пневмония белән дәвалануга салына. Аның хәле йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшүе халәтендә катлауланган.

Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән, диделәр ведомствода.

Шулай итеп, 22 ноябрьгә Татарстан халкының Covid-19 коронавирусыннан 131 үлем очрагы теркәлгән. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев