Логотип Идель
Яңалыклар

Тамагын ертып җырлаганда күлмәге ертылганын сизми кала. Хезмәттәшләре Фирдүскә ни дигән?

Җырчы үзе бу хәлне видеога төшереп, үз инстаграмына элеп куя.

"Тамак ертып җырлау" дигән гыйбарәне ишеткәнегез бармы? Тямаев бу сүзне яңа дәрәҗәгә күтәрде. Ул күлмәк ертып җырлый. Башкортстанның бер районында концертта була бу хәл. Җырчы, видео төшереп, үз инстаграмына элеп куя. Җырчының "инста ышыгы"на, калган артистлар да тартыла.

«Көлкегә калдым. Кызып китеп җырлаганда күлмәгем ертылган! Кемдер күз тидерде. Кайсыгыз шундый хәлгә калганы бар?» - дип яза Фирдүс Тямаев.

«Минем разножка сикергәндә, чалбар икегә аерылды, була торган хәл», - дип җавап биргән артистның сәхнәдәш дусты юморист Данир Сабиров.

«Шәп бит инде, вентиляция», - дип язган җырчы Рифат Зарипов.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев