Логотип Идель
Яңалыклар

Тамашачылар өчен 9 спектакль һәм опера сәхнәсе йолдызлары катнашында 2 гала-концерт күрсәтеләчәк

Тамашачылар өчен 9 спектакль һәм опера сәхнәсе йолдызлары катнашында 2 гала-концерт күрсәтеләчәк.

2021 елның 1-27 февраль көннәрендә М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында XXXIX Ф.И.Шаляпин исемендәге халыкара опера фестивале узачак.

Тамашачылар өчен 9 спектакль һәм опера сәхнәсе йолдызлары катнашында 2 гала-концерт күрсәтеләчәк.

Фестиваль Руджеро Леонкаваллоның «Паяцы» операсының премьерасы белән ачылачак. 4-нче февральдә тамашачылар Петр Чайковскийның «Пиковая дама» операсын ишетәчәкләр. 7-нче февральдә - Джакомо Пуччининың «Турандот» операсын, 9 һәм 11-нче февральдә - Джузеппе Вердиның «Травиата» һәм «Трубадур» операсын, ә 13-нче февральдә, Федор Шаляпинның туган көнендә, традиция буенча, Модест Мусоргскийның «Борис Годунов» халык музыкаль драмасын күрсәтәчәкләр. 16-нчы февральдә концерт залында Джузеппе Вердиның «Набукко» операсы яңгыраячак, 18-нче февральдә - Джоаккино Россининың «Севильский цирюльник» комик операсы, һәм 22-нче февральдә программада милли репертуар Резеда Ахиярованың «Сөембикә» операсы белән тәкъдим ителәчәк. Фестиваль 26, 27-нче февральдә ике гала-концерт белән тәмамланачак. Чара афишалары белән театрның рәсми сайтында танышырга була.

Россиянең алдынгы театрларын – Мариинский, Михайловский, «Яңа Опера», музыкаль театрларны тәкъдим итүче 40лап чакырылган җырчы һәм дирижер катнашачак. К.С. Станиславский, Вл.И. Немирович-Данченко, Екатеринбург, Красноярск һ.б. опера театрлары, шулай ук АКШ, Италия һәм Белоруссиядән килгән кунаклар да булачак. Алар белән партнерлыкта спектакльләрдә театрның опера группасының әйдәп баручы солистлары чыгыш ясаячак. Башкаручыларның исемнәре язылган тулырак афиша-театрның рәсми сайтында kazan-opera.ru

Быел фестивальнең программасы өч юнәлештән торачак: ачык репетицияләр, ачык лекцияләр һәм фестивальдә катнашучы артистлар белән онлайн-очрашулар. Параллель чаралар турында тулырак мәгълүмат якын арада театрның рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев