-
75 мең доллар премиягә ия буласың килсә... Медаль һәм акчалата премия ике елга бер тапкыр бирелә. Бүләкләү тантанасы ноябрь ахырында — декабрь башында узачак.
-
КҮБРӘК ЙОКЛАГЫЗ... Имтиханнар вакытында, контроль эшләр алдыннан гадәти йокы дәвамлылыгын якынча 1 сәгатькә арттырырга киңәш итәләр.
-
“Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында ачылган “Алкыш” Татар драматургиясе үзәгендә спектакльләргә эскизлар әзерләү буенча лаборатория эше башланды.
-
Yummy Music зур концерт куячак. Барабызмы? 14 март көнне ТР Милли китапханәсендә Yummy Music зур концерт куя.
-
Коронавирус ияртсәң, күкрәк сөте яшел төскә керә? Бик сәер вакыйга...
-
Җырчы Вадим Захаров уңайсыз хәлгә очраган... Концерттан соң Нияз Сафиуллин белән юлга кузгалдык. Трассада безне полиция хезмәткәрләре туктатты. Документларны тикшергәннән соң, машиналарыннан бер абзыйны чакырып китерделәр.
-
ВИДЕО: Илүсә Хуҗина башкаруында «Зөлайха» җыры «Яңа дулкын» проектының чираттагы чыгарылышында Татарстанның атказанган артисты Илүсә Хуҗина татар халык җырын башкарды.
-
16 яшьлек үсмер әнисен, әтисен һәм 12 яшьлек сеңлесен вәхшиләрчә үтергән... Әтисенең мәетен тиз генә таный алмаганнар...
Тамбурлы чигү - татарның үзенчәлекле сәнгате
Иртәгә Екатеринбург шәһәренең Урта Урал традицион халык мәдәнияте үзәгендә «Энә белән язу. Тамбурлы чигү сәнгате» дип исемләнгән төбәкара күргәзмә оештырыла. ТАССР төзелүнең 100 - еллыгына багышланган күргәзмә Свердловск өлкәсендә узачак Татар мәдәнияте көннәре кысаларында ачылачак, дип хәбәр итә Татарстан Милли музее матбугат үзәге.
Декоратив-гамәли сәнгатьнең иң популяр төрләреннән берсе булган тамбур чигүе татар халык сәнгате кәсепләренең гасырларга сузылган традицияләрен чагылдыра. Кызлар кечкенәдән чигәргә өйрәнә, ә кияүгә чыкканда бирнә һәм туй бүләкләре әзерли. Чигелгән эшләнмәләр татар йорты интерьерын бизәүдә зур роль уйнаган. Стеналарда эленгән күп төстәге сөлгеләр, чиккән япмалар һәм ашъяулыклар, китаплар өчен футлярлар, шамаилләр (Коръән язулы дивар паннолары) аеруча эмоциональ атмосфера тудыра.
Күргәзмә экспозициясендә Татарстан Республикасы Милли музее «тамбур» техникасында эшләнгән әйберләре һәм экспонат сурәтләре, шулай ук «Туран Арт» халык сәнгать һөнәр предприятиесе һәм Казан халык сәнгать һөнәрчелеге техникумы коллекцияләреннән эшләнгән әйберләр тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмәдә шулай ук Аракай авылының милли мәдәни комплексы, Урта Урал традицион халык мәдәнияте үзәге фондларыннан һәм шәхси коллекцияләрдән экспонатлар тәкъдим ителәчәк.
Проектны оештыручылар хәбәр иткәнчә, күргәзмә 26 апрельгә кадәр эшләячәк.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз