Логотип Идель
Яңалыклар

"TAMGA": Яшүсмернең омтылышлары һәм проблемалары турында уйланулар

Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын, уйдырма дөньяга китеп яшәү, мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.

19-24 апрельдә Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрында " Tamga" режиссерлар лабораториясе узачак. Лабораториядә балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр чыгаручы яшь Мәскәү режиссерлары катнаша: Тимур Кулов, Тимур Шәрәфетдинов һәм Александр Кудряшов.

||| "TAMGA" режиссерлар лабораториясе куйган эскизларны карар өчен Мәскәү тәнкыйтьчеләре Владислава Куприна һәм Анна Казарина чакырылды. Быелгы тема - ”Мин. Мәктәп.Дөнья". Аның ярдәмендә тамашачыны яшүсмернең яшәеше,омтылышлары,проблемалары турында уйланырга чакыралар. Эскизлар Сөмбел Гаффарованың ”Самат һәм Кара Король"(6+), Дана Сидеросның "Всем кого касается"(12+) пьесалары һәм Селеста Ингның ”Все,чего я не сказала"(16+) романы буенча куелачак.

Шулай ук, режиссерлар татар сәхнәсе өчен көтелмәгән, четерекле темаларны кузгатачак: балалар белән өлкәннәр арасындагы упкын,уйдырма дөньяга китеп яшәү,мәктәп һәм анда үз урыныңны табу юллары.

24 нче апрель көнне эскизлар киң җәмәгатьчелеккә күрсәтеләчәк.

автор фотолары

Алинә Маликова, КФУ студенты

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев