ТАССР 100 ел
Яңалык/Эксклюзив
-
Муса Җәлил һәм Илһам Шакировка багышланган «Татар уллары» мәдәният атналыгы марафоны игълан ителә Мәдәният атналыгы марафонынының идея авторы һәм җитәкчесе – Муса Җәлил премиясе лауреаты, Татарстанның халык артисты, Кырым Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Гөлзадә Сафиуллина.
-
Татарстанда халыкның дүрттән бер өлешеннән кимрәге генә авылларда яши Росстат мәгълүматларына караганда, 2023 елның 1 гыйнварына Татарстан авылларында 930 126 кеше исәпләнелә.
-
Аксакаллар шурасы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына бурычлар билгеләде Татар-мөселман үзенчәлекләрен саклап калу, татар халкында дини-милли үзаңны үстерү максатында Шура үз алдына бурычлар куйды.
-
XIX Казан кинофестиваленең гариза бирү кампаниясе башланды Сайлап алу комиссиясе үз эшен июль башында төгәлли. Аннан соң конкурс программасы игълан ителәчәк.
-
«Котадгу белек» беренче тапкыр татарча басылып чыкты Бөтен төрки дөньяда инде күптән китап булып чыккан Йосыф Баласагуниның “Котадгу белек” әсәре татарча да басылды хәзер! “Безнең мирас” журналы Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән бу зур эшне башкарып чыкты.
-
Рус телендә онлайн-мәдрәсә эшли башлады Онлайн-мәдрәсәләр бигрәктә яшь буын арасында зур популярлык казана.
-
Илһам оялаган җир: "Сандугач" китапханәсендә Гөлшат Зәйнашеваны искә алдылар Ачык микрофон форматында оештырылган чара шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваның якты истәлегенә багышланган иде.
-
Тинчурин театры Дастаннар елын “Идегәй” спектакле белән башлый Татар халкының 500 еллык тарихы булган дастанны театрның баш режиссеры Туфан Имаметдинов сәхнәләштерә. Режиссер “Идегәй”не сәхнәгә куярга алынуын әсәрнең милли, әдәби, тарихи актуальлеге белән аңлата.
Видео
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
Тандемнан кешеләрне ни өчен эвакуацияләгәннәр?
Бу хәлгә автомат янгын сигнализациясе эшли башлау сәбәп булган.
Казанда «Тандем» сәүдә үзәге хезмәткәрләрен һәм сатып алучыларны эвакуацияләгәннәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Сәүдә үзәгендә автомат янгын сигнализациясе эшли башлады. Хәзерге вакытта хезмәткәрләр һәм сатып алучыларны эвакуациялиләр», - дип искәрттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.
Барлыгы 500 кешене эвакуацияләгәннәр. Янгын сүндерүчеләр бинаның эчен яхшылап тикшергән. Урында ачыкланганча, чакыру ялган булып чыккан. Урында электрчылар автомат янгын сигнализациясе эшли башлау сәбәбен ачыклый.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз