Логотип Идель
Яңалыклар

Танылган татар актеры вафат

Бүген 59 яшендә танылган артист, драматург, язучы Аманулла тәхәллүсе астында иҗат итүче Әмир Камалиев  вафат булды

Бүген 59 яшендә танылган артист, драматург, язучы Аманулла тәхәллүсе астында иҗат итүче Әмир Камалиев  вафат булды.

Кисәк югалту, аяз көнне яшен суккан кебек булды. Актерның балалары, якыннары һәм туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз...

Әмир Камалиев өендә вафат булган, әлегә төгәл сәбәбе билгеле түгел. Туганнан туган сеңлесе Регина Камалиева әйтүенчә, йөрәк белән бәйле булуы мөмкин. 

Күренекле драматург белән хушлашу иртәгә Казан мәчетләренең берсендә булачак. Әлегә кайсы зиратка күмеләсе дә тәгаенләнмәгән. “Бәлки, Иске татар зиратына җирләнер – анда безнең әби күмелгән, аның янына җирләрбез”, - диде Регина Камалиева Моның турында tatar-inform агентлыгы хәбәр итә.

Әмир Камалиев 1960 елның 29 маенда Татарстанның Апас районы Шыгай авылында туган. 1996 елдан башлап Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы иде. Актер, драматург, прозаик. 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев