Логотип Идель
Яңалыклар

Танылган кешеләр Казан буйлап экскурсияләр үткәрәчәк

"О, мой гид!» проекты кабат Казанга кайта. 16 август көнне быелның беренче экскурсиясе узачак. Казанлыларны шәһәрнең тарихи отельләре белән танышырга чакыралар.

"О, мой гид!» проекты кабат Казанга кайта. 16 август көнне быелның беренче экскурсиясе узачак. Казанлыларны шәһәрнең тарихи отельләре белән танышырга чакыралар.

Бу юлы Казан турында кызыклы фактларны Татарстан министрлары, җәмәгать эшлеклеләре, артистлар һәм эшмәкәрләр сөйләячәк. Беренче экскурсиядә шәһәрнең тарихи яктан әһәмиятле йортларда урнашкан кунакханәләр турында сөйләячәкләр. Аны Туризм буенча Татарстан комитеты башлыгы Сергей Иванов алып барачак. Комитет җитәкчесе казанлыларны Бауман урамындагы танылган матбугат йортында урнашкан «Ногай» отеле, Kazan Palace by Tasigo белән таныштырачак.

Акция беренче тапкыр 2018 елда үткәрелде, шәһәр буенча күп кенә экскурсияләр шул вакыттан бирле мөстәкыйль туристик продуктка әверелде. Проект берничә ай эшләячәк, анда катнашу бушлай. Чарага теркәлү өчен сылтама

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев