-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
-
ҺАВА ШАРТЛАРЫ НАЧАРЛАНА БАШЛЫЙ Иртәгә Татарстан территориясендә томан төшәчәк.
Танылган көрәшче вафат
Көрәш җәмәгатьчелеге үзенең танылган батырын югалтты. Кичә Миннулла Ибәтуллин бакыйлыкка күчте.
"90нчы елларның танылган көрәшчесе, берничә тапкыр Лаеш Сабан туе батыры Миннулла Ибәтуллин 58 яшендә арабыздан китеп барды. Соңгы юлга озату Лаеш районы Кече Елга авылында була", дигән хәбәр килеп иреште кичә кич белән.
Миннулла абый моннан декабрьнең соңгы көннәрендә "Идел" журналы хәбәрчесенә Вконтактедан язып, "Радик энем, "Манзара"га билетларны кайдан алып була, батырларны барып карыйсым килә" дип язган иде. Әлбәттә, ул чакта без аңа билетлар белән ярдәм иттек. Кызганыч, начар авыру аның гомерен озайтырга мөмкинлек бирмәде.
Миннулла абый зур, тимер бәдәнле, нык гәүдәле көрәшче иде. Соңгы елларда Идел буе районы Сабан туенда хөкемдарлык итте. Татарча көрәш буенча Казанда узучы бер генә ярышны да калдырмады. Әле дә күз алдында: ул тамашачылар арасында иң уртада иптәшләре, дуслары белән һәр ярышны карап барды. Алай гына да түгел, аның тавышы да һәрчак ишетелеп торды. Матур алымнарга кычкырып үзенең соклануын белдерде, көрәшмичә, эленке-салынкы йөргән көрәшчеләргә яки хөкемдарларның дөрес булмаган карарларына ризасызлыгын белдерде...
Бәхил бул, Миннулла абый. Урының җәннәттә булсын!
Бу минутларда Лаеш районы Кече Елга авылында батыр белән хушлашалар. Анда көрәштәш дуслары да шактый кайткан, дип хәбәр итә безгә Вил Усманов.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз