Логотип Идель
Яңалыклар

Танылган җәмәгать эшлеклесе вафат

Халыклар дуслыгын ныгытуга күп көч салган җәмәгать эшлеклесе, күркәм шәхес булган Маузир Гыйниятуллинның вакытсыз вафат булуы сәбәпле, якыннарының авыр кайгысын чын күңелдән уртаклашабыз. 

22 декабрь көнне "Агыйдел" татар-башкорт дуслыгы җәмгыяте рәисе Маузир Мирхәт улы вафат булган. Аның улы, танылган саксофончы Артур Mauzer Sax әтисенең үлеме турында инстаграмда хәбәр итте. Артур инде берничә ел Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яши. Улы әйтүенчә, әтисе авырмаган, сәламәтлегенә зарланмаган. Әти-әнисе театрга барганнар. Һәм шунда йөрәге тоткан. Маузир әфәнде үзенең хәләл җефете кулында җан тәслим кылган.  

Мәрхүм белән хушлашу иртәгә Яр Чаллы шһәрендә була, аны туган авылы Сарлыда җирләячәкләр.  

Халыклар дуслыгын ныгытуга күп көч салган җәмәгать эшлеклесе, күркәм шәхес булган Маузир Гыйниятуллин вакытсыз вафат булуы сәбәпле, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмахта булсын!

Чыганак: Өмет.ру

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев