Логотип Идель
Яңалыклар

«Тарих эзләреннән киләчәккә таба»

«Идел» яшьләр үзәге Татарстан районнарында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тарих эзләреннән киләчәккә таба» дип исемләнгән әдәби-сәнгать кичәсе уздыра.

Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе һәм Дәүләт бюджет оешмасы «Идел» яшьләр үзәге Татарстан районнарында яшәүче балалар һәм яшүсмерләр өчен «Тарих эзләреннән киләчәккә таба» дип исемләнгән әдәби-сәнгать кичәсе уздыра.

Чараның максаты: Татарстан районнарында яшәүче яшьләрнең һәм балаларның игътибарын татар халкының хәзерге заман мәдәниятенә һәм тарихына юнәлтү, татар әдәбиятына кызыксыну уяту һәм аларда милли кыйммәтләр тәрбияләү.

Әлеге кичә «Идел» яшьләр үзәге тарафыннан һәр ел саен уздырылып килә торган «Иделем акчарлагы» яшь язучылар бәйгесен һәм «Тарих эзләреннән» Бөтенрәсәй рәсемнәр бәйгесен  үз эченә ала.  

«Тарих эзләреннән киләчәккә таба» әдәби-сәнгать кичәсе Татарстан Республикасы Буа шәһәренең «М.М. Вахитов исемендәге гимназия»сендә, Биектау районының «Әлдермеш урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә, Әтнә районының «Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә,  Арча районының «Яңа Кырлай урта гомуми белем бирү мәктәбе»ндә һәм Балтач районының «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе»ндә узды.

 

Әлеге чара кысаларында «Иделем акчарлагы» конкурсында төрле елларда Гран-прига ия булучы һәм җиңүче яшь татар шагыйрьләре (алар арасында Рифат Сәлах, Фәнил Гыйләҗев, Ләйлә Хәбибуллина, Алсу Сәлахова, Алинә Хәбибуллина) тамашачыга үз иҗатларын тәкъдим иттеләр һәм «Тарих эзләреннән» бәйгесе җиңүчеләренең рәсемнәреннән торган күргәзмә булдырылды. Күргәзмәгә бәйле, татар тарихы турында балалар өчен квест уены оештырылды. Шагыйрьләр шигъри әсәрләрдә рифма, ритм, сөйләм осталыгы темаларына мастер-класс уздырдылар.

Өстәмә мәгълүмат:
8 (843) 231-81-54
mc-idel@yandex.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев