Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    ТАССР 100 ел
    Яңалык/Эксклюзив
    Видео
    • Төрле телләрдә шигырьләр

    Тарих институты җанисәп уңаеннан татарлар турында анимацияле фильм ясаган

    Җанисәп уңаеннан Шиһабетдин Мәрҗәни исемендәге Тарих институты ясаган татарлар турында анимацияле фильмны бүген «Татар-информ» агентлыгында тәкъдим иттеләр.

    «Татары: единство в разнообразии» («Татарлар: төрлелектә бердәмлек») фильмы «Татар-информ»да тәкъдим ителгәннән соң институтның ютуб каналына урнаштырылды. Ун минутлык видеода татар тарихы, милләтнең үзенчәлеге чагыла. Дөньяның төрле почмакларына сибелгән татарлар турында да мәгълүмат китерелә.

    «Милли үзаңыбызның нигезендә борынгы тарихыбыз тора. Кайларда гына яшәсәк тә, нинди генә җирле үзенчәлекләр булса да, безне барыбызны да уртак тарихыбыз, уртак мирасыбыз берләштерә. Бу ролик та шуның турында бара», — дип таныштырды институт директорының урынбасары Марат Гыйбатдинов.

    Реклама

    Фильмны Тарих институты «Теория» креатив агентлыгы җитәкчесе Илдар Әюпов белән берлектә әзерләгән. Институт моңарчы да тарихи роликлар ясаганда Илдар Әюпов белән хезмәттәшлек иткән булган.

    Чыганак: Татар-информ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • ИП ПАТЕНТ СИСТЕМАСЫНДА: НӘРСӘ БЕЛЕРГӘ КИРӘК?
    • Газета-журналларга язылган өчен - санаторийга ике юллама
    • Пушкин картасы
    • Милек өчен салымны түләү - 1 декабрьгә кадәр
    • Бөтенроссия халык санын алу (ИНФОГРАФИКА)
    • ВИЧ-инфекция
    • Квалификацияләнгән электрон имза алыгыз
    • ФИНАНС КУЛЬТУРАСЫ
    • Бергә сайлыйбыз!
    • "Язмыш" газетасы