Логотип Идель
Яңалыклар

ТАРИХ КҮРГӘЗМӘЛӘР АША ӨЙРӘНЕЛӘ

9 ноябрь көнне Татарстан Милли китапханәсендә фашизмга каршы «Белая роза» күргәзмәсе ачылачак.

9 ноябрь көнне Татарстан Милли китапханәсендә фашизмга каршы «Белая роза» күргәзмәсе эшли башлый.

Күргәзмә Германиядә Икенче дөнья сугышы вакытында фашизмга каршы көрәшкән студентлар батырлыгы турында сөйлиячәк. Экспозиция авторлары шулай ук Муса Җәлил батырлыгын да телгә алачак.

Проектны оештыручылар: «Белая роза» исемендәге фонд (Мюнхен ш.), «Евразия» (Оренбург ш.) һәм «Счастливые истории» (Казан ш.), хәйрия фондлары, ТР Милли китапханәсе.

Белешмә: Күргәзмә 1942-43 елларда Өченче рейх территориясендә «Ак роза» исеме астында гитлерларга каршы листовкалар тараткан немец студентлары төркеме эшчәнлеге турында сөйли. Студентлар 1943 елда Мюнхенда җәзалап үтерелә. Батыр йөрәкле яшьләр хәрәкәте турында Россиядә 1999 елга кадәр билгесез диярлек иде. Ләкин «Ак роза» эшчәнлеге безнең ил белән тыгыз бәйләнгән.
 

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев