Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Исмәгыйль Шәңгәрәевнең тагын бер оныгы туган 13 ел Гарәп Әмирлекләрендә яшәгән, хәзерге вакытта Швециянең Стокгольм шәһәрендә гомер итүче Исмәгыйль Шәңгәрәевнең тагын бер оныгы туган!
      99
      0
      0
    • Онлайн "АУЛАК ӨЙ" Очрашуда татар иҗтимагый оешмаларын үстерү һәм татар җәмгыятьләрен якынайту планнары турында фикер алыштылар, башка шундый конференцияләр үткәрү буенча темалар тәкъдим ителде.
      69
      0
      0
    • Рөстәм Миңнеханов медаль тапшырды Бүләкләү тантанасы кичә «Камский Артек»та узды, анда Рөстәм Миңнеханов Әминә, Тимур һәм Искәндәр Шәмгуновларга ял итү үзәгенә юлламалар тапшырды.
      40
      0
      0
    • Тавыш бирү 1 июльдә була Конституциядәге төзәтмәләр буенча тавыш бирүнең төгәл вакытын билгеләделәр. РФ Президенты Владимир Путин моны раслаучы укзага кул куйды. Бу көн ял көне дип саналачак. mosmetod.ru
      58
      0
      0
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1441
      0
      6

    “ТАССР төзелүгә 100 ел" медален булдыру турында законга тәкъдимнәр кабул ителә

    Татарстан халкы 13 сентябрьгә кадәр республиканың яңа дәүләт бүләге – “ТАССР төзелүгә 100 ел” медален булдыруга бәйле закон проектына тәкъдимнәр кертә ала. Документ халык белән фикер алышу өчен “Ачык Татарстан” порталында урнаштырылган. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

    “Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре турында” законга үзгәрешләр кертү хакында”гы закон проекты турында сүз бара.

    Закон проекты нигезендә, Татарстан дәүләтчелеген үстерүгә, аның социаль-икътисади потенциалын, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, мәдәни-рухи мирасны саклауга һәм арттыруга, шулай ук һөнәри һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышлары булган гражданнарны “ТАССР төзелүгә 100 ел” медале белән бүләкләү тәкъдим ителә.

    Реклама

    “Закон проекты яңа дәүләт бүләген тагып йөрү кагыйдәләрен билгели: күкрәкнең сул ягында, ә гражданинның башка орден-медальләре булса, “Ана даны – Материнская слава” медаленнән соң куелырга тиеш”, - диделәр матбугат хезмәтендә.

    Әлеге медаль белән бүләкләнгән гражданинга пенсиягә чыккач социаль ярдәм чаралары күрсәтеләчәк.

    • 2020 елда Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы оешуга 100 тулачак.

    tatar-inform

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • "Виртуальная АТС"
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • "Идел" журналына язылу!
    • «онлайн кинотеатр»
    • Журналга онлайн язылу