Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын!
  • Рус Тат
  • Реклама
    Яңалык/Эксклюзив
    • Яшь осталар көч сынашты «Үзегез сайлаган һөнәргә тулысынча бирелегез. Һәрчак камиллеккә барырга, үз эшеңдә иң яхшысына әйләнергә тырышырга кирәк»
      1689
      0
      6

    ТАССРның 100 еллыгы: ӨЧ МӨҺИМ ДАТА

      ТАССРның 100 еллыгына багышланган төп бәйрәм чаралары өч көнгә планлаштырылган. Бу хакта ТР премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтте.

           27 май (1920 елның 27 маенда ТАССР турында декрет Мәскәүдә кабул ителә)

       Васил Шәйхразив әйтүенчә, Алдан расланган план буенча, дәүләт тарафыннан зур форум оештырылырга тиеш булган, әмма коронавирус белән бәйле вазгыятьтән чыгып үзгәрешләр кертергә туры килгән. Шуңа төп бәйрәм чарасы Дәүләт Советы сессиясе буларак үтәчәк.

    Реклама

        "Сессия башлангачы Татарстан Президентының ТАССРның 100 еллыгына багышланган почта маркасына тантаналы төстә штамп куюы көтелә. Татарстанның 100 еллыгына чыгарылган бу марка дөнья күләмендә йөри башлаячак", - ди Шәйхразиев. Шулай ук 27 майга Үзәк Банк тарафыннан ТАССРның 100 еллыгына чыгарылган юбилей тәңкәсен күрсәтү планлаштырылган.

    25 июнь (ТАССР хөкүмәте барлыкка килгән көн)

         25 июньдә Татарстан флагы эстафетасы Татарстан районнары буенча башланачак. Моңа кадәр, 29 гыйнвардан башлап, юбилей байрагы Россия регионнарында эстафетада булды.

        Төп бәйрәм чаралары шушы көндә дәвам итәчәк. Бу көнне Казанда, РФ премьер-министры урынбасары Марат Хөснуллин катнашында, ТАССРның 100 еллыгын оештыру комитеты утырышы булачак. Татарстан хөкүмәте оешуга 100 ел тулу уңаеннан Хөкүмәт йортында тантаналы чара да узачак, анда ветераннарны чакырып котлау планлаштырыла. Бакыйлыкка күчкән җитәкчеләребезнең каберләрен зыярат итүне дә шушы көнгә ниятләнгән.

    30 август (1991 елда Татарстан Республикасы оешкан көн)

        30 августта ТАССР юбилее уңаеннан тантаналы төстә төрле объектларның ачылуы көтелә. ТР Президенты тарафыннан кабул итү тантанасы да оештырылачак.

    tatar-inform.tatar

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов:
    Реклама
    • Милли китап һәм көйләр
    • Язылган өчен мотоблок, ТВ, планшет һәм башка бүләкләр от!
    • Өр-яңа акция!
    • Журналга онлайн язылу