TAT CULT FEST быел 4 көн дәвамында барачак
Музыкаль программа Россиядә татар музыкасының бүгенге актуаль тормышын яктырта һәм өч сәхнәдә тәкъдим ителәчәк: зур (рок һәм фолк), кечкенә (Интернет йолдызлары) һәм электрон, соңгысының визуаль бизәлешен Watch Me Visuals әзерләячәк.
TAT CULT FEST - халыкара яңа татар мәдәнияте фестивале Казанда икенче тапкыр уздырыла. Быел ул дүрт көн дәвамында барачак:
— мәгариф программасы (28-29 август);
— Казан Кирмәнендә төп программа (30 август) —музыкантларның 30дан артык җанлы чыгышы, спектакльләр, кино, дизайн-маркет, фудкорт, әдәби һәм күргәзмә зоналары, балалар мәйданы;
— төнге программа (31 август).
Музыкаль программа Россиядә татар музыкасының бүгенге актуаль тормышын яктырта һәм өч сәхнәдә тәкъдим ителәчәк: зур (рок һәм фолк), кечкенә (Интернет йолдызлары) һәм электрон, соңгысының визуаль бизәлешен Watch Me Visuals әзерләячәк.
Төп көннең хедлайнерлары танылган татар-Астралия башкаручысы Zulya Kamal. Ул апрельдә чыгарылган "Алты көн ярату" (Сүзләр авторы Йолдыз Миңнуллина) альтернатив электрон фолк альбомын беренче тапкыр җанлы рәвештә тәкъдим итәчәк; АИГЕЛ россиянең электрон хип-хоп дуэты, дөньяда иң яхшы битбоксерларның берсе, мультиинструменталистка һәм җырчы AYGYUL (Австрия), клиплары YouTube та 30 млнга якын карау җыйган фрешмен Нурминский, махсус TAT CULT FEST өчен 30 елдан соң яңадан җыелган Bashkarma төркеме (Финляндия).
Театр сәхнәсенең хедлайнеры булып "Алтын маска" Россиянең төп театраль премиясе лауреаты - Нурбәк Батулла башкаруында "Әлиф" спектакле һәм Сабир Амутбаев исемендәге Минзәлә театры куелышында "Салкын кын"/"Холодные ножны" спектакле булачак, аның режиссеры "Алтын маска" премиясе лауреаты Сергей Потапов.
Бу фестиваль бик кызыклы һәм үзенчәлекле булачак! Килми калмагыз.
«Идел» журналы 16+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев