Логотип Идель
Яңалыклар

TAT CULT FEST - КАЗАН КИРМӘНЕНДӘ!

"Быел TAT CULT FEST инде өченче тапкыр уздырыла – соңгы елда заманча татар мәдәниятында барлыкка килгән нәрсәләрнең бер көн эчендә иң кызыгын күрсәтәчәкбез" - дип вәгъдә итә оештыручылар.

"Быел TAT CULT FEST инде өченче тапкыр уздырыла – соңгы елда заманча татар мәдәниятында барлыкка килгән нәрсәләрнең бер көн эчендә иң кызыгын күрсәтәчәкбез" - дип вәгъдә итә оештыручылар.

Tat Cult Fest  яңа татар мәдәнияте фестивален оештыручылар программаның һедлайнерларын игълан итте. Фестиваль быел да 30 августта Казан Кремлендә үткәрелә.

Tat Cult Fest яңа татар мәдәнияте фестивале программасында утыздан артык җанлы чыгыш, арт-объектлар, хореография, дизайн-маркет, балалар зонасы, фуд-корт һәм башкалар бар.

Фестивальнең музыкаль өлеше өч сәхнәгә бүленгән. Зур сәхнәдә инди-фолктан алып рок һәм фанк-музыкага кадәр төрледән-төрле жанрларда уйнаучы зур төркемнәр чыгыш ясый. Кече сәхнәдә урбанистик музыка жанрлары яңгыраячак. Фестивальнең Электрон сәхнәсендә «әймбиент» тан алып техно жанрларына кадәр булачак.

Зур сәхнәнең үзенчәлекле һедлайнеры — «Татара — Евразия мирасы» татар-япон бию проекты. Ә электрон сәхнә һедлайнеры — Нина Кравитз лейблы резидентларыннан PTU техно-дуэты.

Фестиваль кысаларында 10 сынлы сәнгать объектыннан күргәзмә әзерләнә. Әлеге объектлар Казан Кремле территориясе буйлап урнаштырылачак. Фестиваль кунакларына, махсус гидны кулланып, әлеге объектларны табарга тәкъдим ителәчәк — бу Республика тарихы буенча үзенә күрә бер квест-тикшеренү.

Күпчелек музыкаль төркемнәр өчен Tat Cult Fest — озак вакытлы тәнәфестән соң беренче җанлы чыгышлары булачак. Тиздән фестивальнең тулы программасы игълан ителәчәк. 

Фестивальне оештыручылар: Yummy Music, creeptone media, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Казан Кирмәне. 
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Фотолар: https://vk.com/tatcultfest2020

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев