Логотип Идель
Яңалыклар

Заманча көйле Яңа ел

Заманча музыка иҗат итүче яшьләр Яңа елны бергә каршыларга чакыра. Yummy Music лейблы, 19 декабрьдә, сәгать 19.00дә Werk иҗади киңлегендә (Тукай ур., 115к6.) Tat Cult Music Session кичәсе үткәрәчәк. 

Заманча музыка иҗат итүче яшьләр Яңа елны бергә каршыларга чакыра. Yummy Music лейблы, 19 декабрьдә, кичке сәгать 7дә Werk иҗади киңлегендә (Тукай ур., 115к6.) Tat Cult Music Session кичәсе үткәрәчәк. 

Тамаша кунаклары: Марат Taturas, Juna, Qaynar, УСАЛ һ.б. 

Яшьләр белән яшьләрчә ял ит. Монда "кызу" булачак!

Фото: Оля Нестерова

Taturas 

Марат Фәйзуллин 17 сәнгать фильмы, 46 документаль фильм һәм телевизион тапшырулар, 6 мультипликацион фильм, 40тан артык реклама ролигына музыка язган. 4 альбом иҗат иткән. «Чәйковскийга багышлау» халыкара яшь композиторлар конкурсы лауреаты. Симфоник оркестр һәм укучы өчен "Арктика пейзажы" циклы авторы - арктик экспедиция вакытында язылган зур формадагы музыкаль әсәрнең беренче мисалы. «Ромео үләргә тиеш», «HAUA» (башкорт чиллауты) төркемнәре катнашучысы, «Cinemusic» студиясен оештыручысы, «Aerarecords» музыкаль нәшрияты җитәкчесе. Кичәдә Taturas уйнаган эмбиент белән Фатих Әмирханның “Фәтхулла хәзрәт” фантастик повесте бергә яңгыраячак, анда татар язучысы 21нче гасыр чынбарлыгының күбесен фаразлаган. 

Juna

Габдулла Тукай, Һади Такташ белән беррәттән, Йолдыз Миңнуллина һәм Луиза Янсуар шигырьләренә әкияти җырлар яза торган җиде кешелек төркем Мәскәү, Төмән, Омск, Чабаксар, Нижгарда чыгыш ясаган, камера хоры белән эшләгән, ә беренче альбомга акчаларны краудфандинг аша җыйган, аннары “Татнефть”дән грант та откан. Juna альбомны әзерләү вакытында составны өлешчә алыштырды һәм киңәйде, шундый ук үзгәрешләр музыка да кичерде - җырларда электроника һәм кара материяләр күбәйде, концертларда һәм студияләрдә сыналган аранжировкалары тагын зәвыграк булды. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, декабрь башында “Калеб” проекты өчен “Карурман” спектакленә ике атна эчендә Juna музыка яза алды.

Qaynar

Рәдиф Кашапов (вокал, битлар, гитара), Сергей Костюжов (битлар, вокал, клавишлар), Байар Такшина (клавишлар, вокал), Александр Аблаев (бас, клавишлар) оештырган яңа проект. Бергә алар ориенталь көйләр, хәтәр ритмнар, классик һәм рок-бэкграундны кушканнар. Дебют концертларында Рәдифнең элеккеге альбомнардан җырлар һәм яңа композицияләр яңгыраячак.

УСАЛ
 

Ittifaq.дуэтының караңгы өлеше — УСАЛ — татар рэп-сәхнәсендә инкыйлаб оештыра.  Һәр яңы җыры — манифест, һәр чыгышы — акция. Бу ел эчендә ул берничә манифест-сингллар чыгарган һәм Skaz.ka, “Мин татарча сөйләшәм”, Яшьләр көне, Tat Cult Fest фестивальләрендә халык күңелләрен тибрәтте.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев