Логотип Идель
Яңалыклар

Татарстанда туганнарны Кытайның Фуюань шәһәренә кертми башлаганнар

Ил атамасы азагында  "стан" дип тәмамланучы башка дәүләтләр белән бер рәттән Татарстан да әлеге исемлегенә керүе очраклы булырга да мөмкин.  Кытайның Казандагы баш консуллыгында әлеге хәлгә аңлатма бирмәгәннәр.

Хабаровскидан 65 чакрым ераклыкта урнашкан Фуюань шәһәренә паспортларында "Татарстан" дип язылган кешеләрне кертми башлаганнар.

Тыю исемлегендә Татарстан, Дагыстан, Үзбәкстан, Казакъстан, Азәрбайҗан, Таҗикстанда да бар.

Бу хакта Хабаровскида яшәүче бер кеше сүзләренә сылтанып, "Татар-информ" яза. Әлеге мәгълүматны Кытайга оештыручы туристик фирмалар дә раслаган.

Кытайлар терроризмнан бик куркалар, һәм диннәрне, бигрәк тә Ислам динен төрлечә кысырыклыйлар. Ил атамасы азагында  "стан" дип тәмамланучы башка дәүләтләр белән бер рәттән Татарстан да әлеге исемлегенә керүе очраклы булырга да мөмкин.  Кытайның Казандагы баш консуллыгында әлеге хәлгә аңлатма бирмәгәннәр.

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев