Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАР ҖАНЛЫ ТӨРЕК ДРАМАТУРГЫ – МУЗАФФЕР КАЯ

Сөембикә-ханбикә турында драма язган төрек драматургы Музаффер Кая турында татар галиме Роза Корбанның мәкаләсе чыкты. Язманы Төркиядә нәшер ителүче “Төрек йорты” ( Türk Yurdu) журналының 2020 ел август санында укырга мөмкин.

Сөембикә-ханбикә турында драма язган төрек драматургы Музаффер Кая турында татар галиме Роза Корбанның мәкаләсе чыкты. Язманы Төркиядә нәшер ителүче “Төрек  йорты” (Türk Yurdu) журналының 2020 ел август санында укырга мөмкин.  «Драматург һәм рәссам Музаффэр Кая (1929-2017)» исемле мәкаләдә Роза Корбан Музаферр ханым турында әтрафлы мәгълүмат бирә.


“Язмада, М. Каяның тормыш юлы һәм  ижаты турында кызыклы фактлар бирелде, - ди язма авторы Роза Корбан. - 1929 елда Анкарада туган Музаффэр Каяның башлангыч мәктәп укытучысы Казан татары Гәүһәр ханым булган. Гәүһәр ханым балаларга сабак биргәндә туган иле, милләте һәм милли каһарманнар турында сөйләргә ярата торган була. Сузләрендә Ватанны сагыну бар иде, дип искә ала ул көннәрне Музаффэр Кая. Хөрмәтле укытучысы аша Музаффэр Кая татарның ханбикәсе Сөембикә турында мәгълүмат ала. Драматург балачагында ишеткән хикәяләрне бервакытта да онытмаган. 1964 елда ул “Казан мәликәсе Сөембикә” исемле трагидиясен язган. Драма зур уңыш казана. 1968 елда  “Төрек мәдәният оешмасы" тарафыннан оештырылган  конкурса катнашып призга лаек табыла”. 


Татарстан да драманы игътибарсыз калдырмый.  1999 елнын 20 август көнне Музаффэр ханымга "Сөембикә" журналы үз бүләген тапшыра.  Әлеге бүләкләү чарасы Истанбулда узган. 2002 елнын  26 авгусында Татарстанның беренче Президенты М. Шәймиевнен чакыруы буенча Музаффэр Кая Казанга да килде.


Драматург Музаффэр Каяның 9 әсәре бар. Ул 2017 елда бакыйлыкка күчкән. Ләкин аның иҗатын әдәбият белгечләрен дулкынландырып тора. Бүгенге көндә Төркиядә гомер итүче әдәбиятчы галимә, тәрҗемәче милләттәшебез Роза Корбанның саллы мәкаләсе, татарның соңгы ханбикәсе – Сөембикә турында драма әсәре язга Музаффэр ханымга дога булып ирешсен һәм төрки багланышларны ныгытуга ярдәм итсен.
 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев