-
Ренат Әюпов гаиләсенә кайгы килгән Без дә режиссёрның һәм аның гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз!
-
ДИНИ ТЕМАГА «ТАЯН АЛЛАГА!» ӘДӘБИ КОНКУРСЫ СТАРТ АЛДЫ! «Таян Аллага!» конкурсында 10 яшьтән алып 45 яшькәчә һәрбер теләгән кеше катнаша ала. 10 гыйнвардан 30 апрельгә кадәр шигырь, чәчмә әсәр, пьесалар һәм публицистик язмалар кабул ителә.
-
Яшь галим БӘРӘҢГЕ ИГҮ ТЕХНОЛОГИЯСЕН камилләштергәне өчен Россия Президенты грантына ия булды Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагындагы аграр югары уку йортының яшь галиме Марат Кәлимуллин Россия Федерациясе Президенты грантына ия булды.
-
ДИНИ ЯШЬЛӘР ӨЧЕН ТАТАР ТЕЛЕ, ӘДӘБИЯТЫ ҺӘМ ТАРИХЫ БУЕНЧА ОЛИМПИАДА УЗА Татарстан мәдрәсәләре һәм ислам югары уку йортлары шәкертләре арасында татар теле, әдәбияты һәм татар халкы тарихы буенча республикакүләм олимпиада үткәреләчәк.
-
ИЛСӨЯР ИКСАНОВАНЫҢ БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ НИНДИ БУЛГАН? Илүсәбез кайчандыр шагыйрә белән интервью да эшләгән булган икән!
-
Сәер үлем: Татарстан вахтовиклары Пермь өлкәсендә вагон-өйдә һәлак булган Ир-атларның мәетләрен вагон-өйдә тапканнар.
-
«Әкият» курчак театрында «Мырау батыр» спектаклен куячаклар. Беренче тапкыр! «Әкият» курчак театрында беренче тапкыр Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» әсәре буенча спектакль куярга ниятлиләр.
-
КАСТИНГ: «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре буенча төшереләсе фильмга актерлар сайлыйлар «Татаркино» оешмасы генераль директоры, продюсер Миләүшә Айтуганова социаль челтәрләр аша кастинг булуы хакында хәбәр итә.
«Татар авылы» конкурсы финалистларына тавыш бирәбез!
Тавыш бирү Бөтендөнья татар конгрессы сайтында 3 нче апрельдә башланды, дип хәбәр итә конгрессның рәсми сайты.
Ул бер атна дәвам итәчәк, ягъни 10 нчы апрельдә иртәнге сәгать 10 да төгәлләнә. Шуннан соң оештыручылар тавыш бирүләрдән чыгып, җиңүчеләрне билгеләячәк. Гран-при иясен оештыручылар үзләре сайлап ала.
Бәйгегә килгән эшләр шактый күп иде. Барлыгы Россиянең 15 төбәгеннән һәм бер чит илдән 400 гә якын кеше катнашты. Болар — Киров, Новосибирск, Түбән Новгород, Пенза, Омск өлкәләре, Татарстан, Башкортстан, Мари Эл, Чувашия республикалары, Төркия һ.б. Араларында бик активлары, инстаграм өлешендә дә, инша язып та катнашучылар булды. Аларның барсын да карап чыгарга, язмалар һәм фотоларны сайтка урнаштыру өчен вакыт кирәк иде, ди проектны оештыручылар.
Конкурс хезмәтләренең күбесе тавыш бирү турына узды. Әлбәттә, төшеп калучылар да бар. Сәбәбе — конкурс таләпләренә туры килмәде. Мисал өчен, инстаграмда катнашучылар арасында фото куеп та, текст язмаучылар булды. Сурәтләрдә кемнәр, кайсы төбәк, авторы кем — берни дә аңлашылмый. Алга таба уздырылан мондый бәйгеләрдә игътибарлырак булсагыз иде дигән теләктә калабыз. Иншалар арасында шулай ук хилафлыклар бар. Тавыш бирү турына кертелмәгән язмалар арасында — текст бик кыска (инша таләбенә туры килми), яисә текст булып та фото юк, ди конкурсны гамәлгә куючылар.
Исегезгә төшерәбез, «Татар авылы» конкурсы Бөтендөнья татар конгрессы һәм «Татарлар» газетасы тарафыннан оештырылды. Аңа старт 2020 нче елның 14 нче февралендә бирелгән иде. 10 нчы мартта тәмамланды. 3 нче апрельдән башлап, конгресс сайтында финалга чыгучылар өчен бер атна дәвамында тавыш бирергә мөмкин.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз