-
«Итил» этнофестивале: эксперименталь фолк-музыка һәм перформанслар 20 нче августта Казанда Идел буе халыкларының икенче «Итил» фестивале узачак. Горький паркында кунаклар өчен музыкаль чыгышлар, бию перформанслары, һөнәрчеләр ярминкәсе, милли ризыклар белән фуд-корт һәм балалар өчен мастер-класслар оештырылачак.
-
Өченче баласы туган гаиләләрнең ипотекаларын өлешчә капларга тәкъдим иттеләр Быел Россия гаиләләренә ана капиталы ярдәмендә ипотеканы рефинанслауны гадиләштерделәр. Моннан тыш, РФ Президенты Владимир Путин ана капиталыннан акчаларны шәхси эшмәкәрләрдән белем алган өчен түләргә рөхсәт итте.
-
Фәрһад Мөхәммәтҗанов Тинчурин театрыннан китә Күптән түгел Тинчурин театры яшь актерының МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керүе билгеле булды. Фәрһад Игорь Золотовицкий һәм Сергей Земцов курсында белем алачак.
-
Татарстанда әзер торакка сорау 30 процентка арткан 2022 елның июлендә Татарстанда әзер күчемсез милеккә сорау быелның мае белән чагыштырганда 30 процентка арткан.
-
XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале: 44 илдән 625 гариза Казанда 7-11 сентябрь көннәрендә XVIII Казан Халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Быел фестивальгә 44 илдән 625 гариза килгән. Татарстан исә 40лап кинокартина тәкъдим иткән, шуларның 14е программага кертелгән
-
“Безнең заман – Наше время” – дәүләт киләчәген кайгырта торган проект" Гран-при яулаучы ТР Президенты кубогына һәм 500 мең күләмендәге премиягә ия булачак.
-
Дәүләт архивының яңа бинасында ниләр бар? Тиздән Дәүләт архивының әлеге бинасына экскурсияләр уздырыла башлар дип көтелә.
-
Кыямовлар кыздыра проектыбызның яңа чыгарылышы Идел-online ютуб каналында "Кыямовлар кыздыра" тапшыруының чираттагы чыгарылышы дөнья күрде.
-
Стресслы хәлләргә ни рәвешле ресурслар тупларга
«Татар азаны» бәйгесенең җиңүчеләре билгеле. Котлыйбыз!
“Рухи моң” проекты кысаларында уздырылган Республикакүләм «Татар азаны» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле булды. Ул ТАССРның 100 еллыгына һәм Татарстанда игълан ителгән “Туган тел елы”на багышланган иде.
Конкурста Татарстанның төрле почмакларыннан 150-дән артык ккеше катнашкан. Алар арасында Мәскәүдән, Әстерханнан, Свердловск өлкәсеннән һәм хәтта Австралиядән катнашырга теләк белдергәннәр. Җиңүчеләрне ике номинациядә: өлкәннәр һәм балалар төркемнәрендә билгеләделәр.
Өлкәннәр номинациясендә катнашучылар азанны татар аһәңе белән әйтеп, видеога яздырганнар. Балалар азаннарын татар аһәңе белән дә, гарәп аһәңе белән дә әйтә алган, әмма җиңүчене сайлаганда өстенлек татарныкына бирелгән.
Видеоязмалар Instagram социаль челтәрендә (лентага яки сториска) @ruhi.mon аккаунтын билгеләп, #татаразаны хештегы белән үзләренең битләрендә урын алды.
Жюри рәисләре итеп дин һәм милли көй өлкәсендәге белгечләр сайланды. Алар ясаган нәтиҗәләр буенча, балалар арасында абсолют җиңүче булып Теләче районының Олы Мәтәскә авылы егете - 12 яшьлек Данияр Нигъмәтҗанов танылды.
Өлкәннәр арасында III урынны Алексеевск районы Урта Тигәнәле авылы мәчетендә имам-хатыйбы - 31 яшьлек Рәмис Фәсахов алды.
II урынга ТНВ телеканалында алып баручы 49 яшьлек Илдар Кыямов ия булды.
I урынны Әлмәттән 26 яшьлек мөгаллим Илзам Хаҗиев һәм Татарстанның атказанган артисты, 37 яшьлек Марсель Вәгыйзов бүлеште. Марсель Вәгыйзов башкаруында азан ел дәвамында көн саен «Болгар радиосы» эфирында көненә 5 тапкыр яңгыраячак.
III һәм II урынга ия булучылар, шулай ук Илзам Хаҗиев акчалата бүләкләр алды.
Чыганак: dumrt.ru/
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз