Логотип Идель
Яңалыклар

ТАТАР БЛОГЕРЛАРЫ ПРЕЗИДЕНТ БЕЛӘН ОЧРАШТЫ

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов блогерлар белән очрашты. Блогерлар республиканың тарихи урыннары буенча «Татарстан тарихы» видеогидын тәкъдим иттеләр.

     Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов блогерлар белән очрашты. Блогерлар республиканың тарихи урыннары буенча «Татарстан тарихы» видеогидын тәкъдим иттеләр.

Президент белән очрашуда проектның иң беренче катнашучылары – блогерлар Илназ Габидуллин, Ләйлә Лерон, Ксения Иванова, Камилла Хафизова, Артем һәм Анастасия Горлановлар, режиссер, «Громкие рыбы» YouTube-каналының авторы һәм нигез салучысы Тимур Исмаев, «Ямьле» төркеме солисты Вероника Шакирова бар иде.

  

   «Татарстан тарихы» проекты – популяр блогерлар, спортчылар һәм артистлар үткәрә торган видео-экскурсия. Проектның продюсеры - Валерия Ким.

Проект социаль челтәрләрдә 27 майда-ТАССРның 100 еллыгы көнендә старт алды. Бу вакыт эчендә видео-экскурсияне 1,3 млн. тирәсе кеше карады.

    Видеогидның барлык йөз сериясе дә республика көненә әзер булачак. Аларда Казан турында гына түгел, Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнары турында да тарих урын алачак. Видеогидны оештыручылар вакытлар узу белән Татарстанның интерактив картасында республиканың барлык торак пунктлары пәйда булыр дип өметләнә.

    Теләге булган һәркем Татарстанда кызыклы урыннар турында фото яки видео-тарих урнаштырып сөйли ала. Катнашучылар фикеренчә, бу республиканы яхшырак белер өчен генә түгел, ә җәйге ялны матур урыннарда уздырырга ярдәм итәчәк.

фото: tatarstan.ru

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: 100 лет ТАССР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев