Логотип Идель
Яңалыклар

"Татар әдәбияты тарихы”ның җиденче томы дөнья күрде

Күптән түгел генә дөнья күргән җиде томлык 1986-2000 елларда иҗат иткән әдәбиятчыларны үз эченә ала. Бу вакытта икътисади, иҗтимагый, мәдәни тормыштагы үзгәрешләр тәэсирендә татар әдәбияты үз үсешендә яңа этапка керә.

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агетлыгында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты вәкилләре «Татар әдәбияты тарихы» басмасының җиденче томын тәкъдим итте.

Зур хезмәтнең эшләнү тарихы турында журналистларга сөйләргә Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторлары Әлфәт Закирҗанов һәм Ләйсән Надыршина килде.
Күптән түгел генә дөнья күргән җиде томлык 1986-2000 елларда иҗат иткән әдәбиятчыларны үз эченә ала. Бу вакытта икътисади, иҗтимагый, мәдәни тормыштагы үзгәрешләр тәэсирендә татар әдәбияты үз үсешендә яңа этапка керә. Милләт язмышы мәсьәләсе сүз сәнгатенең бөтен асылын биләп ала. Галимнәр билгеләп узганча, әлеге күренеш үткән тарихка, традицияләргә, тел сакланышына, милләтнең бүгенгесенә һәм киләчәгенә кагылышлы күпсанлы проблемаларның киң планда яктыртылуына китерә.
Җиде томлыкның тиражы - 1500 данә. Яңа хезмәт республика китапханәләренә, уку йортларына таратылачак, дип ышандыра проект авторлары.
Исегезгә төшереп узабыз: “Татар әдәбияты тарихы” “2014-2022 елларга ТР дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы уңаеннан тормышка ашырыла.
Сигез томлык әдәбият тарихының методологик һәм концептуаль нигезе булып, рухи мирасны бөтен тулылыгында һәм бербөтен күренеш буларак, үзенең эчке закончылыкларына бәйле үсеп-үзгәртеп торучы иҗтимагый күренеш итеп һәм әдәбият фәне казанышларына нигезләнеп өйрәнү тора.
Беренче том – борынгы чорлардан XV гасырга кадәр; икенче том –XV-XVI гасырлардан XVIII гасыр ахырына кадәр; өченче том – XIX гасыр, дүртенче том – ХХ гасыр башы; бишенче том – 1917-1956 еллар; алтынчы том - 1956-1985 еллар; җиденче том – 1986 елдан гасыр ахырына кадәр; сигезенче том – ХХI гасыр башы.

Яңа басылган китапта татар әдипләре: Ибраһим Сәлахов, Аяз Гыйләҗев, Мөхәммәд Мәгъдиев, Фәнис Яруллин, Нурихан Фәттах, Миргазиян Юныс, Тәуфик Әйди, Айдар Хәлим, Мәдинә Маликова, Клара Булатова һ.б.иҗаты урын ала. Аларның иҗаты публицистик эчтәлек белән баюы күзәтелә, ди татар галимнәре. Дөнья сурәте үзгәреп, әсәрләрдә буталчык дөньяда адашып калган, барыр юлын ачык белмәгән геройлар урын ала. “Массачыл әдәбият үрнәкләре арта, еш кына бер әсәр кысаларында төрле стильләр кулланыла башлый”, - ди Дания Заһидуллина.
Хезмәтнең мөһим бер яңалыгы республикадан читтә яшәүче әдипләр иҗатын да чагылдыру тора. Әлеге мәсьәлә буенча алтынчы-сигезенче томнарда махсус күзәтүләр урын алып, киң танылу алган язучы-шагыйрьләр иҗатына бәя бирү күздә тотыла.
фото: Султан Исхаков
Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Теги: китап татар әдәбияты тарихы Ибраһим Сәлахов, Аяз Гыйләҗев Фәнис Яруллин, Нурихан Фәттах Миргазиян Юныс, Тәуфик Әйди, Айдар Хәлим, Мәдинә Маликова, Клара Булатова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев