-
Ш. МӘРҖАНИ ИСЕМЕНДӘГЕ ТАРИХ ИНСТИТУТЫНЫҢ ЯҢА КИТАПЛАРЫ Бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында ТР Фәннәр академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты нәшер иткән яңа китаплар тәкъдим ителде.
-
«Идел»нең ике журналисты «Динем - Ислам, милләтем - татар» бәйгесендә җиңүче булдылар! Әлеге конкурста 70 журналист гариза биргән, барлыгы 434 эш каралган.
-
Казан аграр университетының студентлар халык театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат Роберт Галиев кисәк, йөрәге тотып вафат булды...
-
ТИЗДӘН КОЙМАК БӘЙРӘМЕ БАШЛАНА Урамда суык борынны тешләсә дә, тиздән кыш озату бәйрәмнәре башлана.
-
Хәзрәтнең әнисе дә, абыйсы да бер көнне вафат була Рөстәм хәзрәт абыйсы белән бәйле, кечкенә чагындагы хатирәләрен сөйләде.
-
Ринат Рахматуллин хатын-кызлар турында: "Без мужиклар «охотниклар» бит инде, «добыча» эзлибез…" "Интертат" электрон газетасында журналист Габдерәхим белән җырчы Ринат Рахматуллин арасындагы кызыклы сөйләшү урын алган.
-
Онлайн-мәдрәсәдә белем алучыларның саны 23 меңнән арткан Беренче Татар онлайн-мәдрәсәсе эшли башлауга бер айдан артык вакыт узып китте.
-
Бүген юлларда бозлавык булырга мөмкин Көндез болытлы, ә төнлә аязучан болытлы һава торышы көтелә.
ТАТАР ЕГЕТЛӘРЕ БУЛДЫРА: Кайбычта яшь фермер кошчылык фермасы ачты
Кайбыч районы Кошман авылында Рушан Сәйранов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты ярдәме белән үзенең агробизнесын уңышлы үстерә башлады. Яшь фермер кошчылык белән шөгыльләнә. Быел 9500 бройлер үстереп саткан инде. Бу хакта Татарстанның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итә.
“Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 1,5 млн.сум гранты миңа төзелеш материаллары һәм җайланмалары сатып алырга, катнаш азык һәм яшь кош-корт сатып алырга, инженерлык челтәрләре төзергә мөмкинлек бирде, - ди Рушан. - Үз акчаларымны өстәп, объектны төзеп бетердем, җитештерүне җайга салдым”.
Яңа кошчылык фермасында фермерның үз гаиләсе генә эшли дип әйтергә дәмөмкин. Рушан үзе, хатыны Динә һәм әнисе Резидә Тәвис кызы. Күптән түгел тагын бер кошчыны эшкә алганнар.
Кайбыч районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматы буенча, Сәйрановларның эшләре яхшы бара. Кошларның үсеше әйбәт, продукция сату җайга салынган.
Кошчылык кебек тармакта һәрнәрсә мөһим, дип саный яшь фермер. Кошларны тоту шартлары, микроклимат, төгәл көн тәртибе, балансланган ашату, чиста су – барысына да тиешле игътибар кирәк. Бу эштә камиллекнең чиге юк. Рушан үзе, фермада резервлар күп әле, дип саный. Бигрәк тә кош-кортны ашату өлешендә. Хәзерге вакытта балансланган катнаш азык белән кошларны яртылаш кына тәэмин итә алалар. Калган азыкны фермер үзе җитештерә. Аерым алганда, үзенең 200 гектар мәйданында фермер бодай үстерә. Хуҗалыкта иске МТЗ тракторы, тырмалар, культиватор, чәчкеч бар. Иген уңышын Сәйранов арендаланган комбайн белән җыя.
- Җитештерүне киңәйтергә теләк бар, - ди Рушан. – Моның өчен тагын бер бина төзергә кирәк. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә, район хакимиятендә без, яшь фермерлар, аңлау һәм ярдәм табабыз. Бу киләчәккә көч һәм ышаныч бирә.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз