Логотип Идель
Яңалыклар

Татар эстрадасы йолдызлары төшкән мюзиклны кайдан карарга?

Быел төшерелгән "Әпипә" музыкаль комедиясе турында инде язган идек. Әлеге фильмда Зө-ләй-лә төркеме, Фирдүс Тямаев, Элвин Грей һәм Дилә Нигъмәтуллина кебек танылган җырчылар төшкән.

Быел төшерелгән "Әпипә" музыкаль комедиясе турында инде язган идек. Әлеге фильмда Зө-ләй-лә төркеме, Фирдүс Тямаев, Элвин Грей һәм Дилә Нигъмәтуллина кебек танылган җырчылар төшкән.

"Татаркино" әлеге фильм турында сөйләшергә һәм музыкаль комедияне төшерүдә катнашкан шәхесләр белән очрашуга чакыра.

Актерлар республика кинематографистларының эксклюзив картинасы турында сөйләячәкләр. Чарада Тинчурин театры актерлары Рөстәм Гайзуллин, Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова; татар эстрадасы йолдызлары Ләйсән Мәхмүтова, Ләйсән Закирова, Зөлфия Вәлиева, Алсу Әбелханова, Дилә Нигъмәтуллина, Гөлшат Имамиева, Алинә Шәрипҗанова, Алсу Сөнгатуллина, Фәридә Әхмәтшина; фильмның режиссеры Илшат Рәхимбай катнашыр дип көтелә.  

Очрашу 9 декабрьдә 19:00 сәгатьтә Казанның «Мир» кинотеатрында (Казан, Достоевский ур., 30) булачак. Очрашу вакытында фильмны кайдан һәм ничек карап булу турында да сөйләнеләчәк! 

 

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев