Логотип Идель
Яңалыклар

Татар фильмы халыкара фестивальдә җиңү яулады

Режиссер Илдар Ягъфәровның "Исәнмесез!" тулы метражлы фильмы кичә Псковта тәмамланган «Западные ворота» III халыкара кинофестивалендә җиңде

Режиссер Илдар Ягъфәровның "Исәнмесез!" тулы метражлы фильмы кичә Псковта тәмамланган «Западные ворота» III халыкара кинофестивалендә җиңде, дип хәбәр итә Бизнес-онлайн.

Ягъфәров кинокартинасы халыкара конкурста призны «Вертолет» якут фиьмы һәм Кыргызсаннан «Дорогой в Эдем» фильмнары белән бүлеште. Жюри рәисе, танылган режиссер Владимир Хотиненко әйтүенчә, жюри кызу бәхәсләр барышында бер генә картинаны аерып чыгара алмаган, шуңа күрә өч конкурсантка тигез бәя бирергә карар кылынган. Хотиненкодан тыш, картиналар-лауреатларны РФ халык артисты Александр Лазарев, оператор Сергей Астахов һәм кино белгече Михаил Трофименков билгеләгән.

Исегезгә төшерәбез, «Исәнмесез " картинасы 2021 елның ноябрендә прокатка чыга. Аның нигезендә - драматург Мансур Гыйләҗев сценарие.

Текст после содержания указынный в настройках

«Идел» журналы 16+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев